tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мөхтәсибәте командасы “Шәкертләр бәйрәме”ндә катнашты
Буа мөхтәсибәте командасы “Шәкертләр бәйрәме”ндә катнашты

Буа мөхтәсибәте командасы “Шәкертләр бәйрәме”ндә катнашты

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында узган “Шәкертләр бәйрәме”ндә Буа мөхтәсибәте командасы да чыгыш ясады. Әлеге чарага буалылар быел җиденче тапкыр килде.

“Шәкертләр бәйрәме”нә Буа мөхтәсибәтеннән мәктәп яшендәге 17 бала барды – алар барысы да Буа шәһәреннән, ел дәвамында “Әбү Хәнифә”, “Тәкъва”, “Госман” мәчетләрендә белем алганнар. Укытучылары – Ләйсән Зарипова.

“Шәкертләр бәйрәме”ндә Коръәнне яттан уку, азан әйтү, вәгазь сөйләү, дини мөнәҗәтләр, туган ил турында шигырьләр сөйләү һ.б. булды. Гаилә елына багышлап, рәсем ясау конкурсы да оештырылды. Аерым аланда спорт ярышлары үткәрелде: милли көрәш, ГТО нормативларын тапшыру, аркан тарту һәм башкалар. Быел “Шәкертләр бәйрәме” фестиваль форматында үтте, ягъни командалар арасында ярыш булмады. Финалда катнашучы сабыйларга спорт кибетенә бүләк сертификаты тапшырылды. Балаларны әзерләүче мөгаллимәләргә уку әсбаплары бирелде.

Бәйгедә катнашучы балаларның әти-әниләре Буа мөхтәсибәтенә, укытучыларга рәхмәтләрен белдерде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*