tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районында юкка чыккан өч авыл урынында стелалар урнаштырылды
Буа районында юкка чыккан өч авыл урынында стелалар урнаштырылды

Буа районында юкка чыккан өч авыл урынында стелалар урнаштырылды

Татарстанның Буа районында юкка чыккан авыл һәм салаларның истәлеген кайтаруны дәвам итәләр. Юкка чыккан өч торак пункт урынында истәлек стелалары барлыкка килде. Традиция буенча һәйкәлләрне ачу тантанасында авылларда элек яшәгән кешеләр, район һәм республика җитәкчелеге вәкилләре, игелекле эшнең инициаторлары — Буа якташлыгы активистлары катнашты.

Буа районында стелалар урнаштыру традициясе инде дүрт ел дәвам итә. Бу вакыт эчендә элеккеге торак пунктлар урыннарында Бөек Ватан сугышында катнашкан 900 кешенең исеме мәңгеләштерелгән.

«Буа якташлыгы инде биш ел дәвамында юкка чыккан авыллар урынында шушындый һәйкәлләр урнаштыра — бу безнең геройлар алдындагы бурычыбыз <…>, киләчәктә мондый игелекле эшләрне дәвам итәргә ниятлибез, гәрчә бу зур тикшеренүләр таләп итсә дә», — дип сөйләде Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров.

Элек Буа районында 200гә якын авыл исәпләнгән. Шуларның йөзгә якыны бүген инде картада юк. Чара кысаларында җыелганнар инде имин вакытта һәлак һәм вафат булган Бөек Ватан сугышы катнашучыларының истәлегенә хөрмәт күрсәтте һәм һәйкәлләргә чәчәкләр куйды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*