Буа театры 3 октябрьдән алып гастрольләрдә. Беренче булып алар Алма-Ата шәһәрендә чыгыш ясаган иде. Әлеге гастрольләр туры ноябрь башында Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә тәмамланачак.
Буа дәүләт сатира театры Семей шәһәрендәге Габдулла Тукай скверында агачлар утырткан. Бу хакта театр җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә.
-Җирле татар эшмәкәрләре биредә бик актив тормыш алып бара. Без дә шундый матур вакыйгага эләктек. Театрдан 25 кеше дә әлеге скверда агачлар утыртабыз, – диде Раил Садриев.
Скверда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл, Шүрәле һәм Былтыр сыны урнаштырылган.
Билгеле булганча, Буа театры 3 октябрьдән алып гастрольләрдә. Беренче булып алар Алма-Ата шәһәрендә чыгыш ясаган иде. Әлеге гастрольләр туры ноябрь башында Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә тәмамланачак.