Буада Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды. Чарада район башлыгы Камартдинов Ранис Рәфис улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповның һәм журналист Гөлназ Ибраһимованың эшлекле сәфәренең тагын бер максаты “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышын әзерләү иде.
Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе татарстан белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыга.
Тапшыруда Буа районының Республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләргә игътибарга алынды.