tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада “Герой әтисе” дип исемләнгән фотокүргәзмә эшли
Буада “Герой әтисе” дип исемләнгән фотокүргәзмә эшли

Буада “Герой әтисе” дип исемләнгән фотокүргәзмә эшли

Алар чын патриотлар тәрбияләгәннәр. Буада “Герой әтисе” дип исемләнгән фотокүргәзмә эшли.

Буа дәүләт драма театрында  уллары махсус хәрби операциядә катнашкан батырларга һәм аларны  тәрбияләгән әтиләргә багышланган күчмә фотокүргәзмә ачылды. Әлеге проект  “Герой әтисе” дип атала. Фотографияләрдә әтиләр улларының фотоларын, фуражкаларын, орден-медальләрен тотып фотога төшкәннәр. Анда хәрбинең батырлыгы һәм тормышы турында кыскача мәгълүмат та язылган.

Республикакүләм күргәзмәдә 30 районнан 45 портрет урын алган. Алар арасында Буа районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Афанасьевевның әтисе  Григорий  Афанасьевның һәм Данис Волковның әтисе Фәрид  Волковның да фотолары бар. Күчмә күргәзмәне Буа  Биектау районыннан кабул итеп алды. Аннан соң ул Чүпрәле районына китәчәк.

Әлеге күргәзмәдән тыш, Буаның үз геройлар экспозициясе белән дә танышып була.  Анда сигез герой әтисе.   Аларның да уллары,  махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаны хакына башларын салганнар. Алар һәлак булган Илнар Гайфетдиновның әтисе Илдар Гайфетдинов, Евгений Кудряшовның әтисе Александр Кудряшов, Алексей Мужиковның әтисе Сергей Кудряшев, Раил Фәтхулловның әтисе Наил Фәтхуллов, Олег Яфизовның әтисе Борис Яфизов, Ильяс Шәйдуллинның әтисе Рафыйк Шәйдуллин, Илшат Сәмигуллинның әтисе Фатыйх Сәмигуллин, Николай Безруковның әтисе Анатолий Безруков.

Тантананы район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов ачып, ул туган илен яраткан, Ватаны сагына баскан чын патриот тәрбияләгән әтиләрне барлык райондашларга үрнәк итеп куйды.

— Сез балагызны  Ватанын, гаиләсен яратырга өйрәткән әти. Илгә куркыныч янаганда сезнең улларыгыз аның иминлеге сагына басты. Үз гомере бәрабәренә тынычлык өчен башын салды. Россия сезнең кебек әтиләр белән көчле һәм киләчәктә дә шундый геройлар тәрбияләгән ир-егетләр белән ул алга барачак, — диде ул. “Герой әтиләре” күргәзмәсенә куелган райондашларыбыз әлеге чарага үзләре да чакырылган иде.   Анда катнашкан Григорий Афанасьев, сүз алып, әлеге чараның яшь буыннар өчен кирәклеген әйтте. Улы Михаил Афанасьевның әтисенә, мин Ватанны сакларга тиеш, дип кабатлавын горурланып сөйләде.

Тантананың икенче өлешендә Ленар Шакирҗанов яшь буалыларга Россия гражданы паспортларын тапшырды. Районда эшләп килүче “Беренчеләр хәрәкәте”,  яшьләр белән эшләү бүлеге вәкилләре аларны котлап, чын патриотлар булып үсүләрен теләделәр. Очрашу  җыр белән үрелеп барды.

Чыганак: https://buinsk-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*