
Алар мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен һәм буш тормавын теләделәр. Булачак мәчетнең имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
– Ул халык акчасына сафка бастырылачак. Буалылар гына түгел, Казан, Ульяновск шәһәрләрендә, хәтта Төмәндә яшәүчеләр дә булыштылар һәм ярдәм әле дә дәвам итә. Аеруча мәчет булдыру өчен янып-көеп йөргән төп спонсорыбыз – “Гидросервис” җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр абый Садыйковка зур рәхмәт, – ди ул. Догалы-тәкбирле тантанадан соң барысы да сыйлы өстәл янына җыелдылар, зур казанда пешкән пылаудан авыз иттеләр.