Узган шимбәдә Буаның Яңа Чәчкап авылы мәдәният йортында гармунчылар бәйрәме узды. Бирегә тирә-як авыллардан, шәһәрдән 30 лап гармунчы җыелды. Иң яшенә 7, өлкәненә 70 яшь иде.
Моң бәйрәме ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Чарада районның җыр ансамбльләре, гармунчылар, үзешчән артистлар катнашты.