Бүген, 28 апрельдә, Будапештта “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясе үз эшен дәвам итә. Искәртеп узабыз, агымдагы елда “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтә. 26-29 апрельдә Венгриядә моңа багышланган бер төркем чаралар уза. Аларда Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Васил Шәйхразиев булачак Җәлил укулары турында мәгьлүмат бирде, Ауропа татарларын бу эштә актив катнашырга чакырды.

Alliance-tatar.eu
Васил Шәйхразиев моны бик хуплап, кирәкле эш, ди. Сайт булырга тиеш һәм аңа оператив рәвештә бөтен Европадагы яңалыклар эленеп барырга тиеш.



