Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, хезмәттәшебез Булат Хәким улы Ибраһимов «Такташ Fest» яшь шагыйрьләр бәйгесендә катнашып I урынга лаек булды. Афәрин, котлыйбыз!
Әлеге әдәби конкурс беренче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты – талантлы яшь язучыларны ачыклау, берләштерү, аларның иҗатын активлаштыру.
Бәйгене оештыручылар:
• Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе.
• «Новые Медиа» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади проектларны тормышка ашыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешма.
• «Идел» журналы.
Бәйгегә барлыгы 60 әсәр кабул ителгән. Катнашучылар арасында Төркиядә яшәүче ватандашлар, шулай ук Татарстанның Балтач, Балык Бистәсе, Тукай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама, Лаеш районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан катнашучылар булган.