Сентябрь ае урталарында Төмәндә XVIII Булат Сөләйманов укуларына әзерләнгән чыгышлар җыентыгы дөнья күрәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына танылган галимә Ханисә Алишина хәбәр итте.
“Булат Сөләйманов – себер татарлары әдәбиятына нигез салучы” исеме белән үткән XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 2015 елның 29-30 маенда узган иде. Аның эшендә танылган галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.