Себер татарларының күренекле шагыйре, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Булат Сөләймановның 28 майда туган көне, аңа быел 86 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә себер татар язучылар берлеге, Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге һәм шәһәрнең 13 китапханәсе белән берлектә Булат Вәликә улы рухына багышлап хәтем ашы уздырдылар. Хәтер кичәсенә шагыйрьнең каләмдәшләре, фикердәшләре, дуслары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре чакырылган иде. Аларны татар мәдәният үзәге бинасының Камин залында мул итеп әзерләнгән өстәлләргә дәштеләр. Кичәне 13 китапханәсе мөдире Луиза Сөрмәтова туган телебездә алып барды.
Кунакларны сәламләп ул: «Өлкәдә Булат ага истәлегенә ел саен май аенда «Сөләйманов укулары» фәнни-практик конференциясе уздырылып торды. Кызганычка каршы, быел ул булмады. Ләкин өлкәбездә шагыйрь истәлегенә төрле чаралар үткәрелә, якташлары аны онытмыйлар. Без дә аны искә алып, аның рухына багышлап хәтем ашы уздырырга, Булат абый турында булган истәлекләребез белән бүлешеп үтәргә булдык. Шул максаттан чыгып, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин белән тарихчы, туган якны өйрәнүче Венера Латыйпова безгә мөрәҗәгать итеп, хәтер кичәсе уздырырга тәкъдим иттеләр», – дип, чараны башлап җибәрде.
Булат Сөләймановның фикердәше Әнәс Гаитов өстәп: «Сөләйманов укулары» буенча без милләтләр эшләре буенча өлкә комитетында булдык, рәис вазифасын вакытлыча башкаручы Роман Малыгин белән очрашып, сөйләштек. Конференцияне ел саен уздырырга беркем каршы түгел, ул безгә: «Октябрь аенда бу мәсьәләне хәл итәрбез», диде», – дип аңлатты һәм иртәсе белән актив җәмәгать эшлеклеләре Рифхәт Насыйбуллин, Хәлил Вагайлы белән Ямбай зиратына барып, кабере тирәсен чистартып, дога кылып кайтканнарын әйтте.
Кичәне дәвам итеп Ямбай мәчете имамы Айдар Биктурев белән хаҗи Сәгыйть Сагитов шагыйрь рухына багышлап Коръән укыдылар, садака өләшелде. Луиза Сөрмәтова хәтем ашын уздырырга сарык булдырган Максим Сагидуллинга, чарага тәмле итеп токмачлы аш пешерүче әнисе Сәрвәр апага һәм табынга төрле милли ризыклар пешереп алып килгән хатын-кызларга рәхмәт белдерде. Ашап, догалар кылганнан соң, кунакларга сүз бирелде. Шагыйрьнең якын дусты Әнәс Гаитов якты истәлекләре белән бүлеште. Якташыбызга багышланган иҗат җимешләрен җирле шагыйрьләр Сәгыйть Сагитов, Клара Кучковская, Хәлил Вагайлы, Мөнирә Хөснетдинова, Гөлнара Калиева укып ишеттерделәр, фикер-теләкләрен җиткерделәр. Өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова «Сельский труженик» Вагай район газетасында Булат Сөләймановның бастырылган «Если джигит старика оскорбит» шигырен укып, бүгенге көндә дә актуальлеген җуймаган әсәрне себер татар теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим итте. Максим Сагидуллин: «Узган ел Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге ярдәме белән уздырган «Сөләйманов укулары»нда чыгыш ясалган фәнни докладларны туплап, җыентык итеп бастырдык. Аны мин нәшрияттан бүген генә барып алдым. Җыентыкка бары себер татарларына кагылган, тормышын, тарихын, мәдәниятен яктырткан фәнни хезмәтләр керде. Бу барыбыз өчен дә зур сөенеч», – диде һәм Булат Сөләймановның Тубыл шагыйрәсе Галия апа Абайдуллина тарафыннан себер татар теленә тәрҗемә ителгән берничә шигырен укыды.
Кичә барышында оста җырчыларыбыз – Луиза Сөрмәтова, Мөнирә Хөснетдинова, Земфира Шәрипова матур җырлар башкардылар. Луиза очрашуга нәтиҗә ясап: «Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина «Төмән себер татарлары гимны»н булдыру турында сүз алып барып, аның текстын Клара апа Кучковскаяга язарга тәкъдим итте. Сүзләр әзер булгач, Әмир Хәлидов көй язып бирде. Хәзер аны мин сезгә җырлап ишеттерәм. Күңелегезгә ошаса, без аны официаль рәвештә кабул итәрбез», – дип, кичәне «Төмән себер татарлары гимны» белән тәмамлады.
Рәүфә КАНГАЗИНА
Рәсемнәрдә:
Булат Сөләймановны искә алу чараларында.
Чыганак: yanarish72.ru