tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булдыклы җитәкче
Булдыклы җитәкче

Булдыклы җитәкче

Ульяновск өлкәсе тарихында тирән, матур эз калдырган күренекле шәхес – Абдулла Усман улы Башаев 1925 елның 13 февралендә Саратов губернасы Хвалын өязе Шаховское волостеның (хәзер – Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы) Иске Мостяк авылында дөньяга килә. Әти-әнисе гади крестьяннар буларак җир сөреп, ашлык үстереп, терлек асрап, үз-үзләрен тәэмин итәләр. Көч куеп, тир түгеп тапкан маллары аларга уртача яшәү мөмкинлеге бирә. Барлык крестьян балалары кебек үк, Абдулла да кече яшьтән тормыш арбасына җигелә. Ул үзе сөйләвенчә, 7 яшендә үк инде ата-анасына йорт эшләрендә булыша башлый. Аның бала вакыты авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм колхозлар төзү елларына туры килә. Әти-әнисе авылда беренчеләрдән булып колхозга керәләр. Тырыш, хезмәт сөючән уллары мәктәптә укыганда каникуллар вакытында туган колхозы кырларында җиң сызганып эшли һәм өйдә терлекләр карарга булышырга да өлгерә.

Колхоз алга бара, авылга тракторлар кайта, яңа технологияләр кертелә. Тормыш бераз гына булса да җиңеләя төшә. Илнең ул чактагы җитәкчесе И.В.Сталин, хәзер яшәүләре күңелле, дип әйтә.

Абдулла башта җидееллык мәктәпне, аннары урта мәктәпне тәмамлый. Югары белем алу, матур киләчәк турында хыялланып, планнар корып торганда, көтмәгәндә-уйламаганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе Усман Әмин улын сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар. Аннары авылның призыв яшендәге барлык ир-атлары да сугышка китә. Фронтка киткән механизаторларны яшүсмерләр, егетләр һәм кызлар алмаштыра. Абдулла Башаев та тракторист һөнәрен үзләштереп, беркүпме вакыт кырда эшләп ала.

Ә 1942 елның ахырында ул хәрби хезмәткә чакырыла һәм пехота училищесына курсант итеп җибәрелә. Фронтта хәлләр катлаулану сәбәпле, 1943 елның башында курсантларны сугыш кырына, Курск дугасы тирәсенә юнәлтәләр. А.У.Башаевны тракторист буларак танкистлар курсларына укырга озаталар.

1943 елның җәендә Курск дугасында Бөек Ватан сугышындагы иң зур һәм каты бәрелешләрнең берсе башлана. Безнең якташыбыз Прохоровка янындагы сугышта бик тә актив катнаша. Әлеге бәрелеш вакытында безнең армия танкларның 90 процентын югалта. Абдулла хезмәт иткән полк чигенми, дошманга бирешми, бөтен көчен куеп ахыргача сугыша. Беркүпме ял итеп алганнан соң, 2 нче танк бригадасы составындагы полкны финнар белән каты бәрелешләр барган Карелия фронтына юнәлтәләр. Күп санлы сугышларда чыныккан танк бригадасы Свирь елгасын кичкән чакта һәм төрле шәһәрләр, торак пунктларны фашистлардан азат иткәндә батырлык үрнәкләре күрсәтә.

Абдулла Усман улы Бөек Җиңү көнен Көнбатыш Пруссиядә каршылый, Кенингсбергны штурмлауда катнаша. Канкойгыч сугышларда геройлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтүе өчен кыю, тәвәккәл, курку белмәс танкист “За отвагу” медале, 1, 2 нче дәрәҗәле “Бөек Ватан сугышы” орденнары, Карелия фронты командующиеның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамланганнан соң, ул биш ел дәвамында үзенең сугышчан тәҗрибәсе белән уртаклашып, яшь солдатларны танк йөртү осталыгына өйрәтә. 1950 елда демобилизацияләнеп, туган авылы Иске Мостякка кайта. Утлар-сулар кичкән, грамоталы фронтовикны Иске Мостяк авыл Советына секретарь итеп билгелиләр. Ул үз эшен җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп башкара һәм шул рәвешле депутатларның, тулаем авыл халкының хөрмәтен казана. Перспективалы, ышанычлы, үз алдына зур максатлар куючы хезмәткәрне Ульяновскиның авыл районнары өчен җитәкче кадрлар әзерләүче мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1953 елда өлкә партия мәктәбен уңышлы бетергәч, партия райкомы А.У.Башаевны Мосеевка авылына юнәлтә һәм Киров исемендәге колхозның идарә рәисе итеп сайларга тәкъдим итә.

Ул колхозның хәлен яхшырту хакына алты ел дәвамында вакыты белән исәпләшмичә, ару-талуны белмичә, көне-төне эшли һәм уңай нәтиҗәләргә ирешә. Рәис авыл хуҗалыгын алып баруның алдынгы технологияләрен кулланырга тырыша: авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын кайтарта һәм шул рәвешле уңдырышлылыкны арттыра. Чәчү һәм урып-җыю эшләрен үткәрүнең срогын кыскарту максатында автомобильләр, тракторлар һәм комбайннар санын арттыру чарасын күрә. Складлар төзетә, ындыр табагында ашлыкны чистарту агрегатларын эшләтеп җибәрә.

Терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә дә зур эшләр башкарыла. Фермалар ремонтлана һәм яңа терлекчелек абзарлары төзелә, малларның баш саны күбәя, ит һәм сөт җитештерү күләме арта.

Абдулла Усман улы җитәкчелек иткән чорда Киров исемендәге колхозда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме сизелерлек дәрәҗәдә арта. Халык җитәкчегә ышана һәм уртак тырышлык кую кирәклеген аңлап, күпкә активрак эшли башлый. Башаев фикердәшләр командасын булдыруга ирешә һәм колхозчылар шушы команда артыннан алга бара.

Башаев яхшы, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүче җитәкче буларак таныла. Партия райкомы оештыру осталыгын күреп, туган авылы Иске Мостякның ул вакытта артта калган “Дружба” колхозын аның ярдәмендә “күтәрү” карарына килә. Һәм Абдулла Усман улы бөтен көчен һәм тырышлыгын эшкә җигеп, тормыш тәҗрибәсен кулланып, “Дружба”ны алдынгылар сафына чыгаруга керешә. Урта звено җитәкчеләрен тулысынча диярлек алмаштыра, хезмәт дисциплинасын ныгыту буенча җитди эш башкара, трактор һәм автомобиль паркын яңарта. Ул үзе тәүлек буе диярлек эшли һәм башкалардан да шуны ук таләп итә. Колхоз кызу темплар белән экономик күрсәткечләрен яхшырта. Авыл хуҗалыгы эшләренең сыйфаты арта. Аларны билгеләнгән агротехник срокларда башкара башлыйлар. Кырларга ашламалар күбрәк кертелә, орлыклар даими рәвештә яңартылып тора. Терлекчелек тармагында да уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Малларның баш саны күбәя, аларны баланслы тукландыру хисабына продукция җитештерү күләме арта. Иң мөһиме, колхозчылар үзләренә йөкләнелгән хезмәтне җаваплылык хисе тоеп башкаралар. Күмәк хуҗалык коллективының максатчан рәвештә эшләве “Дружба” колхозына яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкинлеге бирә. Әле күптән түгел генә артта калганнар исәбендә булган хуҗалык рентабельле – табышлы эшли башлый һәм районда алдынгылар сафына чыга.

Башаев җитәкчелек иткән хуҗалыкның уңышларын районда гына түгел, өлкәдә дә күреп һәм сизеп алалар. Җитәкчелек Абдулла Усман улының оештыру сәләтенә һәм кешелеклелек сыйфатларына да игътибар итә. 1965 елда аны партия обкомына чакыртып алалар. Ул вакыттагы беренче секретарь А.А.Скочилов: “Ну, нәрсә, Абдулла Усманович, үзегезгә йөкләнелгән вазыйфаларны уңышлы башкаруыгызны күрәбез. Артта калган ике хуҗалыкны алдынгылыкка чыгардыгыз. Сезне тагын да җаваплырак эшкә билгеләргә вакыт җитте. Без сезне Иске Кулаткы райисполкомы рәисе вазыйфасына тәкъдим итү карарына килдек”,- дип белдерә. А.У.Башаев аңа: “Әгәр тәкъдим итәсез икән, димәк, ышанасыз. Сезнең ышанычыгызны акларга тырышырмын”,- дип җавап бирә. Ул ризалык биреп, нинди адымга баруын төгәл, ахыргача аңлый. Узган гасырның алтмышынчы еллары уртасында Иске Кулаткы районы промышленность һәм авыл хуҗалыгы производствосының барлык күрсәткечләре буенча да артта калганнар исәбендә була. Районның сәламәтлек саклау, халык мәгарифе сферасында, соцкультбыт объектларында да бик күп проблемалар чишелешен көтә.

Район башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкаруга керешкәч үк, ул район үсешенең озак вакытка исәпләнгән программасын булдыру инициативасы белән чыга. Шулай итеп, 1965-1975 елларга исәпләнгән перспективалы үсеш планы барлыкка килә.

Район бер милләтле генә булганга, югары уку йортларын тәмамлаган башка милләт кешеләре монда килеп эшләргә теләмиләр, килүчеләре дә кире китү ягын карый. Шуңа күрә район җитәкчелеге бик тә амбицияле бурыч – районнан чыккан белгечләрне мөмкин кадәр күбрәк әзерләү максаты куя. Мәгариф бүлеге ел саен мәктәпләрне тәмамлаган 30-40 егет һәм кызны максатчан набор буенча педучилищелар һәм пединститутларга укырга җибәрә. Нәтиҗә буларак, 1982 елда мәктәпләрнең өлкән классларында барлык төп фәннәрне дә Иске Кулаткы районы авылларында туып үсеп, вузлар тәмамлап кайткан югары белемле укытучылар укыта башлый.

Районның аграр тармагында да кадрлар мәсьәләсе шул рәвешле хәл ителә – колхозлар һәм совхозлар үзләренең стипендиатларын авыл хуҗалыгы техникумнарына һәм вузларына укырга җибәрәләр. Шулай итеп, район үзләрендә туып үскән яшь белгечләр белән тулысынча тәэмин ителә.

Аеруча актив эшләүче яшь белгечләр хуҗалык, производство, мәгариф, мәдәният, медицина учреждениеләре җитәкчеләре итеп билгеләнә. Болар барысы да экономик һәм социаль проблемаларны грамоталы рәвештә һәм тиз арада чишү мөмкинлеге бирә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасы җитди рәвештә яңартыла. Мелиорацияләү, химизацияләү, ашламалар кертү юлы белән туфракның уңдырышы арттырыла. Нәтиҗәдә, кырларның уңдырышлылыгы сизелерлек дәрәҗәдә арта.

Терлекчелектә дә күзгә күренерлек үзгәрешләр күзәтелә – малларның баш саны, терлек азыгы һәм продукция җитештерү күләме берничә тапкыр арта.

Өлкәнең иң артта калган районы уңышлы эшләүче, алга атлаучы районнары исемлегенә керә.

Социаль учреждениеләрдә дә җитди эшләр башкарыла – мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырыла. Шушы елларда район үсеш юлыннан барып, авыл торак пунктлары күзгә күренерлек үзгәрә.

Иске Кулаткы районы авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдәге уңышлары өчен КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Кызыл Байраклары белән бүләкләнә. Күп авыл хезмәтчәннәре орден һәм медальләргә лаек була.

СССР Хөкүмәте Абдулла Усман улының күпьеллык фидакарь, намуслы һәм тырыш хезмәтен югары бәяли. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары, “Фидакарь хезмәте өчен”, “Тырыш хезмәте өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан” медальләре белән бүләкләнә. Аның исеме Ульяновск өлкәсенең Алтын мактау китабына кертелде, аңа Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Абдулла Усман улының гаилә тормышы да сокланырлык иде. Хатыны Иркә Якуб кызы белән ике бала – уллары Дамирны һәм кызлары Эльмираны тәрбияләп үстерәләр.

Ул вакытта безнең өлкәнең авыл районнарында татар милләте вәкилләре җитәкче органнарда күбәү эшләде: дүрт кеше – партия райкомының беренче секретаре, бер кеше – райисполком рәисе, ике кеше – райкомның икенче секретаре, бер кеше райком секретаре вазыйфаларын башкарды. Без бер-беребезне яхшы белеп, бер-беребезне хөрмәт иттек, олыладык, очрашканда бер-беребезгә киңәшләр бирә идек.

1983 елда Абдулла Усман улы белән очрашуым бүгенгедәй күз алдымда. Июнь аеның башы иде. Ул чакта мин партиянең Тереньга райкомында икенче секретарь булып эшли идем. Шимбә көннәрендә үзем руль артына утырып, район авыллары буйлап йөрергә яраттым. Эш көннәрендә булырга өлгермәгән төзелеш мәйданчыкларын, башка объектларны, терлекләрнең җәйге лагерьларын карап чыга идем. Беркөнне иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә машина белән килеп өстәл һәм эскәмияләр куелган юл буендагы чишмә янында тукталдым. Шифалы чишмә суын эчеп кенә бетердем, ак “Волга” машинасы килеп туктады. Аннан төз гәүдәле, уртача буйлы ир-ат килеп чыкты. Бу Иске Кулаткы райисполкомы рәисе А.У.Башаев иде. Җәйге иртәнең кояш нурлары тирә-юньне иркәләп җылыта. Киң кырлар, үләннәр, агачлар һәм куаклар яшеллеккә күмелгән. Кырмыскалар тыз-быз чаба, күбәләкләр, умарта кортлары үз эшләре белән мәшгуль. Кыскасы, барысы да үсә һәм чәчәк ата, хәрәкәттә. Ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булырга охшаган. Һәрбер авылда нәрсә дә булса – мәктәп яки клуб, ферма яисә гараж, торак йортлар төзелә. Менә шушы матур вакытны ни өчендер “торгынлык” – “застой” дип атадылар, моның сәбәбен әле дә аңлый алмыйм… Мәңге шулай торса да, халыкка зыяны булмас иде.

Абдулла Усман улы чишмә янына басып өстеннән күлмәген салды һәм аны машинага куйды. Чишмә суы белән юынганнан соң, яңа, чиста күлмәк киеп куйды һәм өлкә киңәшмәсенә юл тотты. Без аның белән җылы, матур итеп саубуллаштык. Ул җитди, уңышлы һәм тормышта үз урынын тапкан шәхес булып минем күңелемдә саклана.

Рифгать АХМЕДУЛЛОВ,

Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*