Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының төбәк берләшмәсе оештырган VIII Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгесендә Сабадан Илзат Хуҗин Гран-при иясе булды.
Татар халкының тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, үз милләтеңә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклауга юнәлдерелгән бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 152 егет-кыз катнашып, аларның сигезенә финалга чыгу бәхете елмайды. Әлеге бәйгедә Саба урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илзат Хуҗин җиңү яулап, үзен иң булдыклы татар егете итеп танытты. “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Ләйсән Билалованың бәйгедә катнашу тәкъдимен икеләнеп кенә кабул итсә дә, үзенә тапшырылган ышанычны акларга омтыла ул. Чыгарылыш сыйныф укучысы буларак, җилкәсендә никадәр зур җаваплылык, шуның өстенә бәйгенең финалы Бердәм Дәүләт имтиханын алдан биреп карау көне белән бер үк көнгә туры килә. Кечкенәдән куйган максатларына ныклы адымнар белән барырга күнеккән Илзат һәрберсенә чишелеш юлын таба: Казан шәһәренә район данын якларга киткәнче имтиханны иртән берүзе тапшырырга рөхсәт ала.
“Яшермим, катнашу теләгем зур түгел иде, әмма бәйге этапларын уза торгач, мине ул тулаем үзенә бөтереп алды. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Беренче ике туры онлайн тәртиптә узды. Иң элек үземнең казанышларым тупланган портфолио юлладык. Бу бәйгегә сайлап алу этабы булды”, –ди ул.
Казаныш-уңышларына килгәндә, портфолиосының никадәр калынлыгын чамалау авыр түгел. Булганнан бар да була, дигәннәре хак. Илзат Саба урта мәктәбендә гел “5”ле билгеләренә генә укый. Саба сәнгать мәктәбен дә “бик яхшы” билгесенә генә тәмамлап, “Яшьлек”, “Асылташ” бию ансамбльләре белән күп сәхнәләр тоткан егет. Спортчы икәнлеген физкультура буенча олимпиадаларда берничә ел рәттән җиңүче, призер булып танылуы раслый. Быел да ОБЖ фәне буенча призер булуга ирешкән. Күңелендә туган уй-хисләрен шигъри юлларга күчерергә дә вакыт таба.
“Татар халкының милли киемнәренә, татар халык биюләренә мәхәббәт нәкъ менә биюгә йөргән чакта ук кабынгандыр дип уйлыйм. Бәйгедә дә милли киемнәрдән чыгыш ясадым. Миңа алар бик ошый. Беренче турда күренекле мәгърифәтче – галим, тарихчы Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан “Милләт мәнфәгате – аның яшәү кыйбласы” дигән темага инша юлладык. Бабамның сеңлесе –Эзмә урта мәктәбенең атказанган укытучысы Вәсилә апа Мифтахова ярдәмендә яздык. Шулай ук бәйге шарты буенча үзешчән сәнгатьтә һәм кул эшләренә осталыгыбызны күрсәтеп, алдан видеолар юлладык. Үзебез куйган махсус бию һәм Иләбәр авылында Айнур абый Зариповның агач эшкәртү цехында матур эшләнмәләр ясау күнекмәләренә өйрәнү минем өчен бик кызыклы булды. Шулай ук бәйгегә әзерләүдә ярдәм иткән һәркемгә – район мәдәният йортына, китапханә коллективына, сыйныфташларыма рәхмәтлемен”, – ди ул.
Икенче тур жюри әгъзалары белән онлайн тәртиптәге элемтә аркылы узып, анда Илзат Хуҗин үзен милли йолалар, гореф-гадәтләр, милләт, район, нәсел тарихын иң яхшы белүчеләрдән итеп таныта. Әлбәттә, кечкенәдән туган телгә мәхәббәт, гореф-гадәтләребезгә зур хөрмәт сакланган гаиләдә тәрбияләнгән егеткә болар җиңелдән бирелә. Иң беренче аның камил, матур татарча сөйләме бәйгедә зур роль уйный.
“26-28 март көннәрендә Казан шәһәренең татар конгрессы бинасында бәйгенең финалы үтте. Анда ике көн дәвамында төрле биремнәрне уздык. Бер егет һәм бер кыз милли ризыгыбыз өчпочмак пешереп һәм милли бизәнү әйбере – чулпы ясап жюрига тәкъдим иттек. Миңа бу тур аеручы кызык булды, моңарчы мондый эшләргә тотынганым юк иде. Шул ук вакытта Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт, күренекле шәхесләр белән очрашулар узды, бик кызыклы һәм бай программаны үз эченә алган иде”, –дип сөйли Илзат.
Иң куанычлысы шул: бөтен Рәсәй буенча җыелган иң тырыш, иң булдыклы егетләр арасыннан Илзат Хуҗин җиңү яулап, Гран-при иясе булып таныла. ”Туган телне ярату, хөрмәтләүнең нәтиҗәсе бу. Ана телебезне, гореф-гадәтләрне саклауны без гаиләдә һәрвакыт беренче урынга куйдык. Улларыбыз шуны күреп, өйрәнеп үсә. Алга таба да безнең бурыч – ана телебезне саклау, аны мәңге яшәтү”, –дип сүзгә кушыла Илзатның әнисе Гөлчәчәк ханым. «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Бу Илзат мисалында да ачык чагыла.
“Без – милли җанлы, гореф-гадәтләребезгә тугры гаилә. Гаиләдә әти баш булса да, өйдәге җылылыкны, хөрмәтне, милли рухны —әни саклый һәм булдыра. Бу шулай булырга тиештер дә. Алар безне чын татар егетләре итеп тәрбияләүгә бөтен көчләрен һәм мөмкинлекләрен бирәләр. Шулай ук мин әби-бабай белән рәхәтләнеп туган телебездә аралашырга, аларның истәлекләрен тыңларга яратам. Алар белән очрашу –үзе бер тәрбия. Туган телемне камил белүемдә ике яктан да әби-бабайларның өлеше зур”, –ди Илзат.
Өч асыл ул үстерүче Хуҗиннар гаиләсе – милләтебезнең гореф-гадәтләренә, әхлак нормаларына нигезләнеп корылган, үз кануннары, традицияләре булган бердәм, дус, тату гаилә, ягъни, кечкенә бер дәүләт.
“Гаиләбездә туган көннәрне халык җыеп, шоу ясап уздырмыйбыз, безнең өйдә ул гаилә бәйрәме буларак үтә. Һәр кеше бер-берсен котлаша. Мин балаларның теле ачылып, сөйләшә башлауга туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә өстәл янына басып бер-берсен котлау гадәтен керттем. Бу сөйләм телен үстерү өчен дә яхшы, шул ук вакытта бер-береңә булган җылылыкны да арттыра. “Хәерле иртә” теләп көн башланса, “хәерле төн” белән төгәлләнә. Җәй җитүгә, гаиләбез белән велосипедта йөрибез. Кыш көне тимераякта, чаңгыда шуабыз. Һәр фасылда фотосессия ясауны гадәткә керттек. Дини бәйрәмнәрдә әтиләре белән мәчеткә гает намазына йөрү дә – кечкенәдән тәрбия үрнәге. Ике яктан да тигез булган әби-бабайларны кунакка чакырып, алар өчен дә, үзебез өчен дә бәйрәм ясыйбыз. Тәрбия мәсьәләсендә өлкәннәр тәҗрибәсе дә бик мөһим”, – ди Гөлчәчәк Хуҗина.
Әлеге мәртәбәле бәйге Илзатка җиңү куанычы китерү белән бергә, күптәнге хыялын да тормышка ашырган. Ул моңарчы кул сәгате сатып алу турында хыялланса, Гран-при иясе буларак “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе җитәкчесе Кадрия Идрисова кулыннан бүләккә кыйммәтле сәгать һәм алтын җепләр белән чигелгән затлы түбәтәй кабул итеп алган. Милли рух белән сугарылган һәм зур тырышлык бәрабәренә яулап алынган бүләкләр аны яңа җиңүләргә һәм милләтебезнең бай мирасын, телебезне сакларга рухландырып торачак.
Фәридә Вилданова
Чыганак: https://saby-rt.ru