Шәҗәрә – нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан үтү тәртипләрен белү дигән сүз. Үзеңнең үткәнеңне белми торып киләчәкне төзеп булмыйдыр ул. Татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала. Кеше җирдә үзенең кыска гына гомере эчендә барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, изгелекләр эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. Бу – иң мөһим проблемаларның берсе.
Әти-әни хакы
Сүзне ерак бабалардан түгел, әти-әнидән башларга булдым. Алар – һәрберебез өчен иң газиз, иң кадерле кешеләр. Әти-әни хакы һәрбер гасырларда да, һәрбер вакытта яшәп килде һәм ул иң мөһим мәсьәлә. Әтием Рамил Хангәрәй улы Ханов 1941 елның 12 июлендә Төбәк авылында туган. Гаиләдә 7 бала үсәләр. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул замандагы күп кенә яшьләр кебек, абыйсына ияреп Челекен якларына чыгып китә. Армия сафларында хезмәт итә. 1965 елда әнием белән гаилә кора. Озак еллар шофер, комбайнчы булып эшли. Ул алтын куллы моторист иде. Төбәктә дә, күрше-тирә авылларда да машиналары ватылучылар аны чакыралар иде. Озак еллар Казан – Олы Кибәче арасында пассажирлар йөрткән Наил, Рафаил, Флорит абыйларның автобусларын бик күп тапкырлар төзәтеп җибәреп, аларның исән-имин әйләнеп кайтуына өлеш керткән кеше буларак, авыл халкының хәтерендә саклана ул. Әтием 2007 елның 2 июлендә каты авырудан соң вафат булды.
Әнием Нурзия Зәйнетдин кызы 1940 елның 25 сентябрендә Олы Кибәче авылында гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килгән. Бик тырыш һәм сәләтле бала була. “Әнигә авырга килмәсенгә тырышып эшли идек”, – дип искә ала иде ул үзенең балачагын. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, пешекче, тегүче һөнәрләренә өйрәнә ул. Аның тегеп киерткән күлмәкләрен авыл халкы һаман да сагынып һәм хөрмәт белән искә ала. Сеңлем Розалия Олы Кибәче мәктәбендә бию түгәрәге алып бара башлагач та, әнием татар халык кызларының милли киемнәре булган бала итәкле күлмәкләр, алъяпкычлар, камзуллар тегеп, калфаклар чигеп, мәктәпкә бүләк итә. Ул күлмәкләрне әле һаман да бәйрәмнәрдә киеп бииләр. Әнием озак еллар кибеттә сатучы, аннан соң дуңгызчылык комплексында оператор булып эшләде. Рәсеме Мактау тактасыннан төшмәде. Әти-әнием – икесе дә сугыш чоры балалары. Бик тырыш хезмәт белән көн күрделәр. Биш бала (Ринат, Гүзәлия, Айрат, Розалия, Гөлфия) тәрбияләп үстерделәр. Һәрберебезне укытып, олы юлга чыгардылар.
Болгавыр елларда
Икенче буынга килсәк, әнинең әтисе Зәйнетдин Фәйзетдинов сугыш кырында ятып калган. Ул 1908 елда Олы Кибәче авылында туган. Бабай гаиләдә беренче бала, аның тагын өч энесе була: Динмөхәммәт (1910), Нурмөхәммәт (1912), Шәмсемөхәммәт (1915).
Динмөхәммәт Фәйзетдинов сугыш башланганда гаиләсе белән Финляндиядә була. Илгә яу килүнең беренче көннәреннән үк аны фронтка алалар. Хатыны Мөкәррәмә әби ике бала белән авылга кайта. Юлда күп авырлыклар, куркулар кичерүләре сәбәпле, ике бала да үлеп китә. Динмөхәммәт сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Тыныч тормышта Фәйзетдиновлар 6 бала үстерәләр: Шәмсемөхәммәт (1946), Нәзирә (1949), Тәнзилә (1951), Кәүсәрия (1953), Таһир (1955), Шәйхелислам (1958).
Миңа боларны сөйләүче Тәнзилә апа авылыбызда абыстай вазифасын башкарды. Ул Казан Югары “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган. “Әти еш авырды, тормыш авыр булды. Аякка кияргә дә юк иде”, – дип искә ала Тәнзилә апа балачагын. Ул урта мәктәпне тәмамлагач, Казан һөнәр училищесында укый. Протез-ортопедия предприятиесендә 18 ел эшли. Аннары авыру әнисен карарга авылга кайта. Авылда кешеләрне сөендерү өчен өс, аяк киемнәре молниясен (замок) төзәтә, алыштыра. “Төн җиткәч килүчеләрне дә тыңладым. Балаларына иртән укырга киеп чыгып китәргә кирәк иде”, – дип сөйли. Ул мәчеттә дин дә-ресләре алып барды. Аның ярдәме белән күп кенә апалар Коръән укырга өйрәнделәр. Ашлар уздырганда, мәет озатканда аның ярдәме бик зур булды. Хәзер ул Казанда яши.
Әниемнең әтисе Зәйнетдин бабам 1933 елда Иске Җөри кызы Разия әбием белән гаилә кора һәм аларның өч кызлары: Тәслимә, Асия һәм төпчек кызлары Нурзия (минем әнием) дөньяга килә. Бабай авылда кибетче булып эшли. Йорт салып чыгалар. Шулай матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Бабамны фронтка алалар. Әниемә ул вакытта 9 ай гына була әле. Сугыштан бабай: “Шаулап чәчәк атып утырган гөлгә кайнар су сипкән кебек булды инде бу. Кечкенә сары йомгагымны сакла”, – дип яза торган була.
Беркөнне гаиләгә кара пичәтле сары кәгазь килә, берсеннән-берсе кечкенә 3 кыз бала ятим, 32 яшьлек хатын тол кала. “И, балакайларым, нишләрбез инде?” – дип, 3 баласын кочаклап елый Разия әбием. Дүрт яше дә тулмаган әнием әле бу кайгыны аңламый. Үсә-үсә ул әтисенең юклыгын авыр кичерә.
Разия әбием
Разия әбием эшкә батыр, телгә тапкыр була. Тишек чабата киеп, язгы кар суларын ерып, Шәмәрдәннән орлык өчен күтәреп ашлык алып кайту, урман кисәргә, окоп казырга бару, 25 сутый җирне урак белән һәр көнне уру, аннан арып кайткач, ашарга ризык булмавы, кечкенә балаларның өйдә ялгыз калулары турында үзәге өзелеп сөйли иде. “Кайбер аналарның эшкә булышырлык олы балалары бар иде. Минем бит олы кызым –5, уртанчысы –3 яшьтә, ә кечкенәмә бер яшь тә юк иде”, – дип уфтана иде. Илгә Җиңү килгәч, сугыштан соңгы авыр тормыш башлана. Балаларын ачтан үтермәс өчен әбием өч кызын ияртеп Удмуртия ягына чыгып китә. Анда 4 ел яшәгәч, туган якны сагыну хисенә түзә алмыйча, бәлки инде авылда да тормыш җайлангандыр дигән өмет белән, алар кабат Олы Кибәчегә әйләнеп кайта. Ләкин берни дә үзгәрмәгән, һаман шул хәерчелек хөкем сөрә. Караучысыз калган йорт-җир дә шактый тузган була. Шулай да инде тормыш үз җаен ала, дәвам итә. Кызлар үсеп җитә, үз гаиләләрен корып, төрле якка тарала.
Разия әби төпчек кызы Нурзия – минем әнием гаиләсе белән гомер итте, безне тәрбияләп үстерергә бик булышты. Ул 1999 елның 27 гыйнварында 87 яшендә вафат булды.
Бабам сугышкан җирдә
Әнием бала чактан ук әтисенең үлгән, соңгы сугышкан җирләрен карап кайтырга хыяллана. Ул аны Бөек Җиңүнең 40 еллыгында гына тормышка ашыра.
Бабай Украинаның Ковель шәһәрен фашистлардан азат иткәндә 1944 елның 8 июлендә һәлак булган. Аларны бер урынга, туганнар каберенә җирләгәннәр. Бабайның кабере Любитов авылында, ике якка исем-нәре язылган зур таш куелган, аңа бабайның да исеме язылган була. Ул Рокоссовский командалыгында сугышкан, Ватутин – генерал-майорлары. Бабайлар батальоны Тура елгасы буендагы олы юлны саклаган, шунда каты яраланып үлгән. Әни белән әби ул урыннарны игътибар белән карап йөргәннәр. Аларны бәйрәмгә килгән апа-абыйлар таныштырган.
Кызганыч, әнием 68 яшендә йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Аны ашыгыч рәвештә шифаханәгә алып бардык. Шунда табиб: “Апа, нәрсә булды?” – дип сорауга, әнием: “Сугыш чоры балалары,” – дип пышылдады. Шушы сүзләрдән әниемнең балачагы ничек авыр узганын, әтисен нык юксынганын тирән аңлап еладым. Унбиш ел узса да, бу күренеш әле дә күз алдымнан китми. Әнием бик тәвәккәл, кыю йөрәкле иде. Әнисе исән чагында әтисе каберенә барып, догалар укып кайту ул, минемчә, бик изге эш. Әниемнең бу гамәленә мин бик сокланам һәм горурланам.
Без Зәйнетдин бабамның әтисе Фәйзетдиннең 1881 елда туганын белә алдык. Аның әтисе Шәмсетдиннең, бабасы Таҗетдиннең туган еллары мәгълүм түгел. Хәзер Зәйнетдин бабайның геннар аша тапшырылучы мәгълүматны, холык-фигылен саклаучы 63 оныгы һәм оныкчыгы бар.
Шәҗәрәләрне өйрәнеп, мин нәселебездәге исемнәрне генә түгел, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен, күркәм эшләрен дә белдем. Тамырларыбызны онытмыйк, аларның тәҗрибәсен, тормышын ныклап өйрәник, аларның рухларына тиң булыйк, рәнҗетмик без аларны. Рухи яктан аларга охшарга тырышыйк. Гүзәлия Газизова,
Олы Кибәче урта мәктәбе укытучысы.
Фотолар гаилә архивыннан алынды.
Чыганак: saby-rt.ru