Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров быел республика шәһәрләрендә һәм районнарында Сабантуй бәйрәмен үткәрү турындагы указга кул куйды.
Документ нигезендә, Сабантуйларның беренчесе 25 майда Стәрлетамак районында була.
- Сабантуй 1 июньдә – Архангель, Бакалы, Бөре, Благовещен, Бөрҗән, Гафури, Зианчура, Зилаер, Илеш, Кырмыскалы, Миякә, Уфа һәм Хәйбулла районнарында;
- 8 июньдә – Әлшәй, Аскын, Авыргазы, Баймак, Балтач, Нуриман, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Борай, Дәүләкән, Дүртөйле, Ярмәкәй, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Учалы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Яңавыл районнарында, Күмертау шәһәрендә;
- 9 июньдә – Благовар районында;
- 12 июньдә – Уфа шәһәрендә;
- 15 июньдә – Бәләбәй, Дуван, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Кушнаренко районнарында;
- 22 июньдә – Әбҗәлил районында;
- 29 июньдә Ишембай районында узачак