tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс Казанда IV тапкыр уздырыла.
Быел Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс Казанда IV тапкыр уздырыла.

Быел Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс Казанда IV тапкыр уздырыла.

Әлеге конкурс беренче тапкыр 2018 елда Казан дәүләт мәдәният институтында уза һәм ике елга бер үткәрелеп килә. Беренче елны биредә 40 илдән җыелган 500дән артык катнашучы үзләренең сәләтләрен күрсәтә. Алдагы елларда катнашучылар саны арта, ә конкурсның географиясе киңәя генә. 2021 елда гаризалар саны 2000гә күтәрелә.

Быел исә беренче бәйгегә гаризалар кабул итү 1 августтан башланган һәм 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бүгенге көнгә 150гә якын гариза теркәлгән. Халык артисты, ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова сүзләренчә, сәнгатьтә иң мөһиме күләм түгел, ә сыйфат: “Узган елларда без 2000гә якын гаризаларны карап үттек һәм аларның күбесе үтмәде. Бүгенге көндә конкурс үз дәрәҗәсен арттыра һәм иләк аша үткәргәндә барысы да үтми. Бөтен кешене мактап кына, фестивальнең дәрәҗәсен арттырып булмый. Конкурентлыкка сәләтле мохиттә генә көчле артистлар тәрбияләп була.”

Фестиваль-конкурс 4 номинациядән гыйбарәт: халык җыры, эстрада җыры, бию һәм нәфис сүз. Соңгысы быел “Ватанны саклаучылар елына” багышланган була. Һәрбер номинациянең үз жюри әгъзалары бар. Алар арасында Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, Салават Фәтхетдинов, Илгиз Шәйхразиев, III фестиваль-конкурсның гран призеры Татьяна Ефремова һәм башкалар. Конкурста аерым соло җыр белән дә, дуэт яисә ансамбль белән дә чыгыш ясарга мөмкин.

Әлфия Авзалова фондының җитәкчесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова сүзләренчә, гаризаларның күләме арту сәбәпле катнашучыларның яшь чикләрен тарайтырга туры килә: “Беренче фестивальдан соң без утырып сөйләштек һәм әлеге карарга килдек. Чөнки барысы да сәләтле, барысы да көчле һәм сайлау тагын да авырая. Шуңа күрә үткән фестивальдә кебек үк, быел да без 13 яшьтән 35 яшькә кадәр булган катнашучыларны карыйбыз.”

Фестиваль-конкурсның икенче бәйгесе 28 сентябрь “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә уздырылачак. Ә гала-концерт 24 октябрь яңа Камал театры бинасында үткәреләчәк дип көтелә. Бәйрәм Әлфия Авзалованың тормыш юлына багышланган “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектакле белән тәмамланачак дип белгертә оештыручылар.

https://shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*