Быел Грозный шәһәрендә узучы «Федерация» фестиваленә Камал театры һәм Чаллы татар дәүләт театры барачак. Россия театр әһелләре берлеге «Федерация» милли театрлар фестиваленең быелгы програмамсын тәкъдим иткән.
Камал театры фестивальдә «Казанга Тукай кайткан» спектаклен күрсәтәчәк. Ә Чаллы татар дәүләт театры Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча куелган «Без 41 ел балалары» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Фестиваль афишасына быел Россия республикаларында милли телдә куелган 11 спектакль кергән. «Фестивальдә ике спектакль рус телендә уйналачак. Олег Табаковның Мәскәү театры «Матросская тишина» спектаклен, К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры «Евгений Онегин»ның концерт версиясен алып килә.
«Федерация» милли театрлар фестивале Грозный шәһәрендә 21-29 сентябрь көннәрендә узачак.
- «Федерация» милли театрлар фестивале 2019 елдан башлап ел саен Россия театр әһелләре берлеге һәм Чечен Республикасы Хөкүмәте тарафыннан уздырыла.
Чыганак: tatar-inform