Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов указ имзалап, республикада сабантуйлар үткәрү вакытларын тәгаенләде.
Казанда Сабантуй 1 августта үтәчәк, республиканың авыл җирлекләрендә 6-7 июньдә бәйрәм итәчәкләр. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә халык мәйданга 13 июньдә җыелачак.