22 апрель көнне Казанның Тинчурин паркында “Татар – дозор 2018” уены узды. Бу чара “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында үткәрелә. Студентлар, шәһәр үзәгендә төрле маршрутлар үтеп, биремнәр үтәде, халык белән татарча аралашты. Биремнәрне иң тиз һәм дөрес үтәгән җиңүче команда 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең Гала-концертында бүләкләнәчәк.
Квест-уенның төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен тикшерү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.

Уенның программасы бик күп иҗади биремнән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын фотога төшерү — милли орнамент бизәкләре, татар хәрефләрен фотога төшерү һ.б. белән бәйле.
Казан педагогия көллияте студенты Ләйлә Яруллина квест-уенда икенче тапкыр катнаша. “Миңа бик ошый. Киләчәктә дә катнашырга телим. Монда шундый позитив, шәп атмосфера. Без төрле истәлекле урыннар белән танышабыз, бөек шәхесләрнең тормыш юлын өйрәнәбез, яңа дуслар табабыз. Командабыз бик көчле. Шуңа күрә җиңүгә өметләнәбез”, – ди ул.

“Татар халкының тарихи мирасы белән кызыксынам. Узган ел бик кызыклы фактлар, яңалыклар тупладым. Бу елны белемемне арттырырга килде”, – диде Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Лариса Долгова.
Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.
