tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр Катарда узды.
Быел «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр Катарда узды.

Быел «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр Катарда узды.

Елдан ел акциягә, татар теленә битараф булмаганнар саны арта. Беренче елларда акция Татарстанда һәм берничә төбәктә генә үткәрелсә, соңгы елларда ул киң географиягә ия зур проектка әверелде. Бүгенге көндә акция 27 илдә һәм Россия Федерациясенең 70 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза.

Күп кенә чит илләр дә кушылды. Шул исәптән, Катарда яшәүче татарлар да беренче тапкыр «Татарча диктант» язып карады. Оештыручы Адилә Сәләхова әйтүенчә, киләсе елларда чарага тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итү нияте бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*