Бүген Татарстан Министрлар кабинетында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы президиум утырышы булды.

Аның сүзләренчә, милли телләрне укыту факультатив рәвештә булмаячак, мәҗбүри укыту өлешендә калачак, ата-аналар үз фикерен әйтергә хокуклы дип блгеләде. Көзге сессиядә бу мәсьәлә шушы рәвештә хәл ителер дигән ышаныч белдерде ул.

- Быел форум чаралары VII чираттан тыш съезд белән бергә үрелеп узачак. Уртак чаралар булачак. “Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар”, “Ислам һәм татар дөньясы”, “Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле”, “Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру” секцияләре оештырылачак. Аннары Корстонда Пленар утырыш билгеләнгән. Кичләрен мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Шулай ук дин әһелләре Изге Болгар җыенынд да катнашачак.
Васил Шәйхразиев дин әһелләре форумын Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйләргә кирәклегенә басым ясады. Чөнки быел Мәрҗани тууына 200 ел тулу билгеләп үтелә. Бу исем форумда яңгырарга тиеш, ди ул. Васил Шәйхразиев беренче намазны да Мәрҗани мәчетендә укырга тәкъдим итте. Мәчеткә сыймаганнар урамда, мәчет каршында урнашыр – моның зыяны юк, ди ул.
Аннары Милли шура рәисе мәчетләр аша татар телен саклап калу кебек мәсьәләгә игътибар итү кирәклеген ассызыклады. Баланы беренче чиратта намазлыкка бастыру түгел, ә тел өйрәнергә этәрү мөһим дип, билгеләде Васил Шәйхразиев. Аның сүзләренчә, мәчетләрдә уен бүлмәләре, балалар китапханәләре оештырырга, махсус тәрбиячеләр булырга тиеш.

VII Чираттан тыш съезд уздыруга килгәндә, бу Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, бу съезд уставка үзгәрешләр кертү белән бәйле һәм күбрәк техник характер йөртә. Анда һәр оешмадан берәр делегат чакырылган. Съезд 3 көн дәвам итәчәк.
Гүзәл Насыйбуллина



