Быел Әлмәттә 18 июль-3 август көннәрендә «Каракүз» этно-модерн фестивале бишенче тапкыр уза. «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында фестивальгә быел кертеләчәк яңалыклар турында сөйләде.
«Быел Әлмәттә органлы киноконцерт залы төзелеше башланды, электрон органнар да сатып алынды. Шул җәһәттән, фестивальдә яңа мәйданчык оештырыла, анда орган музыкасы фестивале узачак. Шулай ук, ретрит фестиваль булачак», – диде Ренат Мамин.
Ул быел мәйданчыклар саны артып, 18гә җиткәнен әйтте. «Без фестиваль аркылы мәдәни кыйммәтләрне, республиканы танытабыз, республиканың көньяк-көнчыгышында мәдәниятне, сәнгатьне үстерү максатын күзаллыйбыз. Елдан ел фестиваль киңәя. 100 меңләп кеше фестивальгә кунак булып килә. Республика, Россия Федерациясеннән генә түгел, якын һәм кайчак ерак чит илләрдән дә киләләр. Кемдер катнашучы, кемдер тамашачы», – диде Ренат Мамин.
Фестивальдә рәссам, дизайнерлар, музыкант, театр сәнгате өлкәсе артистлары катнаша. Төрле халык кәсепчелеге эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк.
«Республика халыклары традицияләре саклансын, популярлашсын дип телибез. Фестиваль белән яшьләр дә кызыксына. Алар төрле мәйданчыкларга килеп, туган як тарихы, сәнгате белән танышкач, яшьләрнең күзләре яна башлый, алар тагын да күбрәк белергә тели», – диде Мамин.
Ул, шулай ук, быел фестивальнең төп кунагы Татарстанның атказанган җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачагын әйтте.
Гөлнар Гарифуллина
Чыганак: https://tatar-inform.tatar