Бүге Ульяновск өлкә Хөкүмәте йортында Губернатор Алексей Русских җитәкчелегендә Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы булды. Анда өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин чыгыш ясады.
Милләтләр советы утырышында өлкәнең татар, чуваш һәм мордва телендәге газеталары баш редакторлары катнашты
Өлкә Губернаторы администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе башлыгы Сергей Паховский Милләтләр советы утырышында Өмет газетасы эшчәнлеген югары бәяләде. Иң зур тираж белән чыккан әлеге газетада атна саен терроризм һәм экстремизм, радикаль ислам күренешләрен профилактикалауга, традицион кыйммәтләрне җәелдерүгә юнәлдерелгән җомга вәгазьләре басыла, диде Губернатор администрациясе вәкиле.
Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Милләтләр советы утырышында милли мәдәни чараларны финанслау, милли телләрдә китаплар нәшер итүгә, электрон һәм басма матбугат чараларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсен күтәрде.


