Бүген, 10 июль көнне Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә “Маяк” газетасының – 85, “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
Программада:
- Әдәбият елы кысаларында Габдулла Тукай һәйкәлен ачу, 15.30 сәгатьтә (Тарсус паркы каршында);
- О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры, “Маяк” газетасы призына (16.45 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында (район-шәһәр Мәдәният йорты арты);
- «Безгә – 85!» – котлаулы-җырлы музыкаль тамаша. Татар эстрадасының якты йолдызлары: Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов-Гүзәлем, Ирек Галиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, “Квартет” төркеме, Миргаяз Шәрәфиев һәм Азнакай районының танылган үзешчән артистларының чыгышлары, «Җәй-җиләк» бәйрәме», кызыклы уеннар, төрле күргәзмәләр, бәйгеләр, күңелле сюрпризлар – барсы да сезнең өчен – бездән бүләк!
Бәйрәм концерты 17.00 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында узачак.