Көндез районның Мордва авылында язучы Чыңгыз Мусинны искә алу кичәсе узачак.
Кич Әгерҗе үзәгендә язучы ГабдуллаГалиевка 90 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе була.
Әлеге чараларда катнашу өчен Казаннан Әгерҗегә бертөркем язучылар бара.
***
Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Балачагы Мордва дигән татар авылында уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп шоферлык таныклыгы алгач, ул Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм «Сельхозтехника» оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы, туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме таба белгән шагыйранә күңеленең туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәте чагыла.
Бу елларда Чыңгыз Мусин район газетасының да иң актив хәбәрчеләреннән берсе була, дистәләрчә еллар буе газета битләрендә үзенең мәкаләләрен, төбәк тормышына кагылышлы хәбәрләрен бастыра. Инде лаеклы ялга чыккач та, ул Ижау каласында нәшер ителә торган «Яңарыш» газетасының Әгерҗе районы буенча махсус хәбәрчесе сыйфатында үзенең һөнәри журналистлык эшен дәвам иттерә.
Чыңгыз Мусин – дүрт шигъри җыентык авторы. Аларның берсе («Язмышым үзәннәрендә») хосусый тәртиптә туган төбәк матбагасында басылып чыга, икенче, өченче һәм дүртенчесе («Тамырлар», «Кадер кичендә» һәм «Баганалы юллар») Казан матбагаларында дөнья күрә.
Ч.Мусин – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
*****
Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Г.Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952-1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара. Г.Галиев — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
|
http://www.sptatar.ru