Бүген Татарстан артистлары өйдә изоляциядә утырган тамашачылар өчен сугыш еллары турындагы җырларын һәм шигырьләрен #айдадомой онлайн-концертлар марафонында яңгыратачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә татар эстрадасы җырчысы Альбина Кармышева хәбәр итте.
«Онлайн-концерт бүген 19.00 сәгатьтә „Татарстан Республикасы“ Ютуб каналында булачак. Концертта Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева һәм башка танылган артистлар катнашачак», — дип сөйләде ул.

«Онлайн-концертларда чыгыш ясаганым бар, тәҗрибәм шактый. Әйтик, күптән түгел сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән туры эфир оештырган идек. Әлфия апа сугыш тематикасына бәйле шигырьләр укыды, мин җырлар башкардым. Тамашачылар мондый форматны бик ошатты», — диде җырчы.
Альбина Кармышева әлеге онлайн концертта катнашырга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Дәү әтием исән булса, минем белән горурланыр иде дип уйлыйм. Концерт онлайн булуга карамастан, дулкынланам, әзерләнгәндә күзләремә яшьләр килә. Бу чара якыннарыбыз һәм туганнарыбыз истәлегенә дә багышланыр», — дип сөйләде ул.
- #айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф, Винера Ганиева, Нурзадә, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.
Зилә Мөбәрәкшина