ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның туган көне
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның туган көне. Республикабыз Рәисенә 69 яшь тулды.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез исеменнән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Шушы бәйрәмегез уңаеннан халкыбыз Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-куанычлар һәм эшегездә зурдан-зур уңышлар тели. Республикабыз белән Сезнең кебек акыллы, зирәк һәм тапкыр кеше җитәкчелек итү — татарстанлылар һәм татарлар өчен зур куаныч.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауга керткән өлешегез әйтеп бетергесез зур. Әлеге изге эшләрегез өчен Сезнең алдыгызда баш иябез. Туган көнегез шатлык-куанычларга, кадерле мизгелләргә бай булсын. Аллаһ Тәгалә Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәт насыйп итсен. Бәйрәмегез белән Сезне!

Ихтирам һәм изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*