Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре чын күңелдән Минтимер Шәриповичне туган көне белән тәбрик итә!
Исәнлек-саулык, бар эшләрендә уңышлар телибез!
Биография
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М.Ш.Шәймиевнең бабасы – Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы – Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында колхоз рәисе булып тора).
1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
1969-1983 елларда – ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
1983 елда ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
1985-1989 елларда – ТАССР Министрлар Советы Рәисе.
1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М.Ш.Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000-2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 елның 1 декабреннән “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы рәистәше.
ТР Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.
2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 елның апреленнән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Россиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Россия тарих җәмгыяте әгъзасы.
Дәүләт бүләкләре:
Ленин ордены (1966 ел)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971 ел)
Октябрь Революциясе ордены (1976 ел)
Халыклар дуслыгы ордены (1987 ел)
II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены (1997 ел)
I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены (2007 ел)
III дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены (2010 ел)
IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены (2014 ел)
“Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен” Ордены (2010 ел)
Медальләр
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (1997 ел, 2007 ел, 2008 ел)
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008 ел).
Җәмәгать бүләкләре:
БМО химаячелегендә эшләүче Рыцарьларның бөтендөнья конфедерациясе халыкара парламенты президиумының мактаулы әгъзасы; Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы; Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең мактаулы академигы; Региональ үсеш һәм хезмәттәшлек Халыкара Академиясе әгъзасы; Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы профессоры.
Премияләр лауреаты:
Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты;
Россия Федерациясе Журналистлар берлегенең “Матбугат белән аралашкандагы ачыклыгы өчен” премиясе;
Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәга палатасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе тарафыннан булдырылган “Көмеш укчы” дигән беренче милли премия лауреаты;
1997-1998 еллар сезоны йомгаклары буенча “Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен” номинациядә “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты; “Ел Президенты” номинациясендә “Россия Милли Олимпы” премияләре (2001, 2004 еллар) лауреаты. 2004 елда “Россия Милли Олимпы” бүләгенең “Батырлык һәм намус өчен” ордены иясе.
2001 елның июнендә ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацуура М.Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды.
2004 елның февралендә Президент икенче дәрәҗә “Ахьдз-апша” ордены белән бүләкләнде.
2005 елның мартында Россия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен диплом һәм “Россия – ЮНЕСКО”ның истәлекле медале белән бүләкләнде.
2005 елның июнендә I дәрәҗәле “Әл-Фәхр” мактау ордены белән бүләкләнде.
2005 елның июлендә – рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле Изге Сергий Радонежский ордены белән бүләкләнде.
Казагыстан Республикасы Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты (2005 ел).
2005 елда «Россияне олылыйк» Минин һәм Пожарский ордены.
2007 ел өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премиясе лауреаты.
2008 елда Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Олимпия ордены белән бүләкләнде.
Казан шәһәренең Мактаулы гражданы (2005 ел), Алтай Республикасының Мактаулы гражданы (2007 ел).
2010 елда 1 дәрәҗәле Республика Казахстан Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, ике улы бар – Радик һәм Айрат Шәймиевләр.
Биографик белешмә shaimiev.tatar.ru cайтыннан алынды