tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бүгенге шартларда туган тел укытучысының шәхси һәм һөнәри үсеше” дип аталган фәнни-методик семинар узды
“Бүгенге шартларда туган тел укытучысының шәхси һәм һөнәри үсеше” дип аталган фәнни-методик семинар узды

“Бүгенге шартларда туган тел укытучысының шәхси һәм һөнәри үсеше” дип аталган фәнни-методик семинар узды

Бүгенге шартларда: мәгариф системасында бертуктаусыз реформалар барганда, ата-аналар һәрбер эш-фигылеңә үзенчә бәя биреп торганда, туган телендә бер сүз дә әйтә белмәгән укучылар саны артканнан артканда, аттестатын көчкә алып чыгып киткән укучыларың синнән 4-5 тапкыр күбрәк эш хакын алып йөргәндә, сайлаган һөнәреңә ничек тугры калырга, һөнәри яктан “янып” бетмәскә, төшенкелеккә бирелмәскә?!
Стәрлетамак шәһәрендә татар телен һәм мәдәниятен өйрәтүнең нинди ысулларын табарга, милләт балаларын ничек югалтмаска?

Әлеге сораулар “Бүгенге шартларда туган тел укытучысының шәхси һәм һөнәри үсеше” дип аталган фәнни-методик семинарда күтәрелде.
Татар бүлеген тәмамлаган һәм мәгариф системасында эшләгән яшь белгечләребезнең һөнәри үсешен күреп, аларга көч һәм дәрт өстәп җибәрү – семинарыбызның бурычларыннан берсе иде.

Чарабызда Уфадагы “Татар якшәмбе мәктәбе”ндә директор вазыйфасын башкаручы Дилбәр Марат кызы Байгузина, Салават шәһәрендә “Башкортстан Республикасы халыкларының телләре һәм мәдәниятләре үзәге”ндә татар телен өйрәтүче студентыбыз Вадим Радик улы Шафиев, Стәрлетамак мәктәпләрендә укытучы Самат Ришат улы Дәүләтшин, Бакирова Алина Азамат кызы, политехник техникумда эшләүче Нуркаева Флизә Филарет кызы эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте белән хезмәттәшлегебезне дәвам итеп, Төхфәтуллина Әлфия Госман кызы, Гарәпшина Рузия Миңлехан кызы онлайн рәвештә укытучының фәнни эшчәнлеге белән бәйле актуаль мәсьәләне яктырттылар.
Семинарда Мәләвез һәм Стәрлетамак шәһәре укытучылары катнашты. Студентларыбыздан торган “Мирас” иҗади коллективының чыгышлары чарабызны ямьләндереп җибәрде.

Чыганак: СТӘРЛЕТАМАК ТАТАР ЭТНОМӘДӘНИ БЕЛЕМ БИРҮ ҮЗӘГЕ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*