tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүздәккә – “Бәлешфест”ка
Бүздәккә – “Бәлешфест”ка

Бүздәккә – “Бәлешфест”ка

«Бәлешфест» фестивале 2017 елдан бирле үткәрелә һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә, халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгыта. Проектның төп максаты – Башкортстан Республикасы халыкларының милли ашларын өйрәнү, саклау һәм үстерү.

Фестивальдә Башкортстан Республикасы халыкларының традицион милли ашлары белән кызыксынучы һәркем катнаша ала. Төп катнашучылар республиканың төньяк-көнбатыш районнары халкы булачак. Шулай ук күрше төбәкләрдән дә вәкилләр килүе көтелә.

«Бәлешфест-2024» кулинария бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен төрле программа әзерләнгән: милли ризыклар әзерләү буенча остаханәләр, осталар конкурслары, башкорт, татар, урыс, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм Башкортстан Республикасында яшәүче башка халыкларның милли ризыкларын презентацияләү һәм дегустацияләү.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышларының берсендә болай дигән иде: “Мәдәниятнең чикләре юк. Ул – кешеләрне, аларның гражданлыгына, милләтенә, диненә карамастан, берләштерә торган корал”. “Бәлешфест”ның да милләтара бәйрәм булачагына шик юк. Ул җырлар, халык уеннары һәм биюләр, милли музыка коралларында уйнау белән үрелеп барачак.
Чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар өчен 10 тематик мәйданчык эшләячәк: милли киемнәр, йорт кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, кәсепчелек эше, төрле кызыклы фотозоналар.

“Бәлешфест” фестиваленең кульминациясе – зур бәлешне кисү һәм бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны сыйлау.

Оештыручылар: Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты, Бүздәк районы хакимияте, «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Фото: Башинформ

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*