tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чал гасырлы Нугай иле
Чал гасырлы Нугай иле

Чал гасырлы Нугай иле

Карсун районы Нугай иле авылына 1614 елда нигез салына. Быел шушы җирдә, шушы туфракта туып үсүчеләр бергә җыелып авылның 410 еллыгын билгеләп үттеләр.

Зурдан кубып оештырылган бәйрәмгә авыл халкы, читтә гомер итүче якташлары җыелган иде. Аларны Карсун районы башлыгы Владимир Чубаров, район хакимияте башлыгы Николай Сизов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, җирле татар автономиясе җитәкчесе Лекман Зиннюров, районның ветераннар советы рәисе Любовь Солдаткина һәм Яңа Погорелово авыл җирлеге хакимият башлыгы Алексей Галныкин сәламләде. Авыл мәктәбенең хуҗалык мөдире Р.Мурсалимов һәм җыештыручы А.Уздинова район администрациясе башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә Нугай иле мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Идиятуллов һәм мәгариф үсеше үзәге бухгалтеры А.Абдуллина өлкә Законнар чыгару Җыелышының Рәхмәт хатларын алу бәхетенә ирештеләр. Урта мәктәп директоры Илдар Меннибаевка музыкаль җиһазлар сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Яңа Погорелово авыл хакимияте башлыгы Алексей Галныкин авыл тормышында активлык күрсәтүчеләрне, шул исәптән СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюга үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне, фронттан яраланып кайткан махсус хәрби операция герое Мансур Вәлиулловны һәм аның әнисен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән шатландырды. Ә авыл җирлеге башлыгы Шәвкәт Хакимов Нугай иле тормышындагы уңай якка үзгәрешләрне билгеләп үтте.

“Соңгы берничә ел эчендә мәктәп бинасы ремонтланды, балалар бакчасы реконструкцияләнде, юллар яңартылды, суэтем башнясы урнаштырылды. Яңа башня авыл халкын су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирде”,- диде Шәвкәт Али улы.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин авыл тарихын өйрәнүне көчәйтергә һәм Нугай иленең үткәне турында китап бастырып чыгарырга киңәш итте. Ул авыл китапханәсенә татарча китаплар бүләк итеп тапшырды. Мәктәп директоры Илдар Меннибаев, педагогик хезмәт ветераннары Сәмия Нагина һәм Фәтхия Великова, мәктәпнең 9 классы укучылары Адилә Юнусова, Динара Мурсалимова һәм Айгөл Мурсалимова автономия рәисе кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

Ә Лекман Зиннюров район татар автономиясе исеменнән 1 класска барырга җыенучы И.Рамазановка мәктәп кирәк-яраклары юнәтү өчен сертификат тапшырды. Районның ветераннар советы рәисе Любовь Солдаткина СВО зонасына озату өчен гуманитар ярдәм җыю буенча армый-талмый эшләүче актив волонтерларны бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

Авыл көненә багышланган бәйрәмдә өлкән буын вәкилләрен, яшь парларны һәм озак еллар язмыш сукмагыннан бергә атлаучы гаиләләрне, яңа туган сабыйларны, укытучылар белән медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Үзешчән сәнгать осталары һәм Казан кунагы – татар сәхнәсе йолдызы Илдар Насыров бәйрәмдә катнашучыларны моңлы һәм дәртле җырлары белән шатландырдылар.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*