tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы филармониясе татарча мюзикл куя
Чаллы филармониясе татарча мюзикл куя

Чаллы филармониясе татарча мюзикл куя

Чаллы филармониясе Россия Президенты грантына балалар өчен татарча «Сак-Сок канатлары серләре» дип исемләнгән мюзикл әзерли.

Филармония  директоры Нәфисә Әхмәтшина әйтүенчә, проектта балалар һәм зур җырчылар катнаша.

«Мюзиклның нигезенә «Сак-Сок» бәете алынды. Композиторлар Ильяс Камалов һәм Лилия Тарханова белән эшлибез. Беренче спектакльне 18 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда бушлай күрсәтәбез. Текст, куелыш, сюжет, киемнәр – барсын да үзебез уйлыйбыз», – диде ул.

Мюзиклның режиссеры – Леонид Скороходов. Ул татар телендә була. Киләчәктә рус теленә тәрҗемә итәргә планлаштырыла.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фото: tatcultresurs.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*