tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы мөхтәсибәтендә “Сөембикә” мәчете ачылды
Чаллы мөхтәсибәтендә “Сөембикә” мәчете ачылды

Чаллы мөхтәсибәтендә “Сөембикә” мәчете ачылды

Сафәр аеның 13нче көнендә (17нче августта), Чаллыда “Сөембикә” мәчетенең тантаналы ачылышы булып узды. Мәчет Галиәсгар Камал бульвары, 4а адресы буенча урнашкан.

Әлеге вакыйга уңаеннан тантанада шәрәфле кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Кама буе төбәге казые, Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, шулай ук Чаллы шәһәре имамнары, җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, төзелеш башында торучылар һәм иганәчеләр. Алар, мәхәллә халкы алдында чыгыш ясап, мәчетнең озак еллар дин кардәшләребезгә хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне җәлеп итү урыны булуын теләделәр.

Күркәм гадәт буенча, мәчет ачылышы тантанасы Коръән уку белән башланды. Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов аятьләр укыды, аннары Татарстан Мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле вакыйгада катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул үзенең вәгазендә мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Ул, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, Татарстан Мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Өйлә намазы алдыннан шәрәфле кунаклар һәм мәхәллә халкы мәчеткә узды, аннары Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев җитәкчелегендә намаз укылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, агачтан төзелгән мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән. Цоколь катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр бүлмәсе, ашханә, тәһарәтханә, җыештыру әйберләрен кую бүлмәсе бар.

Беренче катта ир-атлар өчен зур намаз залы урын алган, ул 130 кешегә исәпләнгән, бу катта шулай ук имам бүлмәсе һәм веранда бар. Мәчеттә гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар тудырылган.

Икенче катта балкон бар, биредә хатын-кызлар намаз укый ала, ул 70-80 кешене сыйдыра. Хатын-кызлар өчен аерым керү урыны булдырылган.

Мәчеттә ислам дине нигезләре буенча хатын-кызлар өчен дәресләр алып барыла, ике төркемдә берьюлы 50 хатын-кыз белем ала.

“Сөембикә” мәчетенең имам-хатыйбы итеп Рәис хәзрәт Әхмәтов билгеләнде, ул Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*