tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы узды
Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы узды

Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы узды

23-24 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы узды. Чарада катнашучылар татар милли мәдәниятенә нигезләнгән проектлар эшләде һәм яклады.

«Мизгел» клубы җитәкчесе Люция Ибраһимова чакыруы белән чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм форумның сүзчесе Амил Нур да катнашты. Форум дәвамында алар проектларны башкару буенча остаханә үткәрде.

Форумга килгән Чаллы яшьләре өчен милли кул эшләмәләре күргәзмәсе, өстәл уеннары һәм психология, сәнгать, мәдәният, медиасфера һәм имидж юнәлешләрендә остаханәләр оештырылды.

Форум ахырында катнашучылар төркемнәргә бүленеп, үз проектларын тәкъдим итте. Җиңүче проектлар арасында «Татар тайм» (татар мәдәниятенә багышланган мобиль кулланма), «Татар ашлары» (татар ризыкларының рецептлары сайты) һәм «Татар аланы» (татар яшьләре аланы) булды.

Җиңүче проектлар ел дәвамында «Мизгел» милли мәдәният клубы ярдәме белән гамәлгә ашырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*