tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды
Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Тормыш дәвам итә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге чара Фәннүр Сафин исемендәге премия лауреаты, күп санлы музыкаль премияләр иясе, шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның 75 яшьлек юбилена багышланды. Очрашуга шигърият, моң сөючеләр, аның каләмдәшләре, дуслары, туганнары килгән иде.

Кичәне алып баручы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, кичәне Галиәхмәт Шаһи шигыре белән башлап җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләп, кичәнең түренә юбилярны чакырды.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев Галиәхмәт Шаһига Яр Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Наил Мәһдиевның рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Арча якташлык җәмгыяте җитәкчесе Сәлим Ханнан улы Хәбибуллин, үзе җитәкләгән ”Шифалы су” санаториенә шагыйрьне кунак итеп чакырды.
Шагыйрьне Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, туган авылыннан килгән якташлары, Чаллыдан килгән туганнары, балалары чын күңелдән котладылар. Юбилярны котларга килгән һәркем истәлекле бүләкләр алып килгән иде.

Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенроссия сукырлар җәгыятенең атказанган хезмәткәре Гөлүсә Закирова, Г.Шаһига китапханә тарафыннан чыгарылган китапларын бүләк итте. Бу китапларны чыгару хакында Яр Чаллы “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина мөрәҗәгать иткән булган.

Г.Шаһи сүзләренә язылган җырлар кичә үзәгендә булып, шагыйрьнең шигъриятен тамашачы күңеленә салды. Җыр-моң һәм шигърият кичәсенә килүчеләрнең барысы да яратып һәм эчке бер дулкынлану белән Татарстанның халык җырчысы Равил Галиев, композиторлар Илгиз Закиров, Илгизәр Мортазин, Рөстәм Фәттахов, җырчылар Алмаз Ишморатов, Габидулла Хөрмәтуллин, Илсөяр Зарипова, Ильнур Фәйзуллин, Лилия Букеева, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар башкаруында, шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңлады.

Җыр – моңга үрелеп барган музыкаль кичә һәркемнең хәтерендә озак сакланыр.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*