tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда мәктәп укучылары өчен “Ак калфаклы татар кызы” бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды
Чаллыда мәктәп укучылары өчен “Ак калфаклы татар кызы” бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды

Чаллыда мәктәп укучылары өчен “Ак калфаклы татар кызы” бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды

12 нче март көнне “Эврика” шәһәр мәдәният үзәгендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Ак калфаклы татар кызы” Республикакүләм бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды. Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре урта мәктәпләренең 9-11 сыйныф кызлары катнашты. Бәйге шартлары буенча алар төрле сынаулар үттеләр. Һәр сынауның нәтиҗәсен жюри әгъзалары баллар белән билгеләп барды. Бәйге барышында кызларның осталыгы, акылы, зиһене, фикерләү мөмкинчелекләре ачылды. Сылукайлар үзләренең чын татар кызлары булуларын расладылар. Бәйгедә һәрберсенә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Менә ул, бәйгедә катнашкан чын татар кызлары:
1.Фарваева Азалия Фаяз кызы – “29 нчы гимназия” укучысы;
2. Мәүләвиева Гүзәл Ришат кызы – “4 нче гомуми белем бирү мәктәбе”укучысы;
3. Шәрипова Алисә Илфак кызы -“15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы;
4. Миргалимова Алия Ленар кызы – “18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” укчысы;
5. Әмирова Роза Илфат кызы – “41 нче гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы;
6. Бариева Алсу Мизхат кызы – ДАҺББУ “Яр Чаллы педагогика көллияте ” укучысы;
7.Биктимирова Нәзилә Рөстәм кызы – Яр Чаллы шәһәре “М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия” укучысы;
8. Хөснетдинова Эльмира Рифат кызы – «21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы;
9. Сафина Диана Мансур кызы – “77 гимназия” укучысы;
10. Корнилова Вероника Валентин кызы – 58 нче мәктәп укучысы
11. Вәлиуллина Аделя Айрат кызы- “19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы;
12. Насифуллина Альмира Фәнил кызы- “Гали акыш исемендәге 84 нче лицей -интернат” укучысы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*