30 нчы октябрьдә Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә талантлы шагыйрь, көчле публицист, халык күңеленә кереп калган мәгънәле җырлар авторы, үзенчәлекле прозаик Нияз Акмалны искә алу кичәсе үтте. Бу гамьле очрашу шагыйрьнең дусларын, туганнарын, якташларын, каләмдәшләрен, шигырь сөючеләрне, җырчыларны бергә туплады.

Нияз Акмал шигырьләренең тәэсир көче искиткеч зур! Аның шулай икәнлеген без кичә барышында ачык тойдык. Кичәне оештыручы һәм алып баручы Роза Хәмидуллина, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева һ.б. тарафыннан укылганда да, көйгә салынып, Айдар Тимергалиев, Гөлдания Хәйруллина, Нияз Хаматшин, Илсөяр Зарипова тарафыннан җыр булып яңгыраганда да шулай булды ул. Аудиоязмада Нияз Акмалның үз тавышын да ишеттек:
Күптән инде күзләремне тутырып
Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим, диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!

Казанда әдәби мохит эчендә кайнаган Нияз Акмал турында истәлекләре белән уртаклашучылар, әлбәттә, күп булды кичәдә. Сабакташлары Фәйрүзә Мөслимова, Рафис Корбан, Наилә Вилданова, Гөлсәрия Басыйроваларның чыгышлары яратып кабул ителде. “Яшь ленинчы”да бергә эшләгән, шагыйрьне шактый еллар якыннан белгән Ләбиб Лерон аны “йөрәк белән язучы шагыйрь” дип атады, Казан кунагы Марат Закиров та иң якты истәлекләре белән уртаклашты һәм Нияз Акмалга багышлап язылган шигырен укыды.
Нияз Акмал башкалар өчен каләмен кызганмаган мөхәррир дә була. Вакыты белән исәпләшми, үз мәнфәгатьләрен читкә куеп торып, башкаларның әсәрләрен камилләштерүне, яңа каләм әһелләрен иҗат мәйданына китерүне дә кайгырта ул. Кешелекле, кечелекле… Рәзинә Мөхиярның истәлекләре шул турыда иде.

Кадер барда күңел, әй, җылына,
Кадер юктан күңел күшегә.
Кадерлем, дип әйтсә иде дөнья
Кадерләрлек һәрбер кешегә.
Нияз Акмалның әдәби мирасы – кадерле мирас. Моның шулай булуын зал тутырып килгән шигырь сөючеләр, күп укылучы китаплары, ерак юлларны якын итеп, хатирәләр бүлешергә килгән каләмдәшләре, сәхнәләрдә яңгыраган җырлары дәлилли.
Лилия Фәттахова, Чаллы
sptatar.com