14 нче апрель көнне Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, шагыйрь, драматург Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗеваның “Матур җырдай гомер ага”дип исемләнгән юбилей кичәсе гөрләп узды.
Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе, язучы Факил Сафин, Казан кунагы – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Вахит Имамов Зөләйха Мөхит кызының мәдәният, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләренә югары бәя биреп, киләчәктә дә иҗат уңышлары теләделәр, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.
Чаллыда яшәп иҗат итүче шигъри җыентыклар, хикәяләр, сәхнә әсәрләре, популяр җырлар, шәһәребездә узучы бик күп бәйрәм-фестивальләрнең сценарий авторы Зөләйха Минһаҗевны иҗатташ дуслары, каләмдәшләре, Татарстан Республикасының иң ерак почмагы булган Баулы районыннан һәм туган авылы Салихтан якташлары котладылар.
Тантаналы чара шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән, Чаллының танылган җырчылары һәм иҗат коллективлары башкаруында җырлар, җырлы – биюле театраль күренешләр белән үрелеп барды. 82 нче балалар бакчасыннан нәни шигърият сөючеләрнең, туган телдә шартлатып сөйләгән шигырьләре кичәне җанландырып, алкышларга күмелде. Ә инде авторның алып баручы сорауларына да шигъри юллар белән җавап бирүе, сихри мөхит уятты. Шагыйрь күңеле – тормыш көзгесе икәненә инандырды әдәби – музыкаль кичә.
Зөләйха Минһаҗеваның иҗади казанышлары әле алда булсын!