tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чапшарда «Гаилә – дәүләт нигезе» дип исемләнгән бәйрәм узды
Чапшарда «Гаилә – дәүләт нигезе» дип исемләнгән бәйрәм узды

Чапшарда «Гаилә – дәүләт нигезе» дип исемләнгән бәйрәм узды

Чапшар авылында Гаилә елы уңаеннан, «Гаилә – дәүләт нигезе»дип исемләнгән бәйрәм узды.

Бәйрәмгә хәрби хезмәттәге егетләрнең гаиләләре, күп балалы яшь гаиләләр (12гаилә) һәм авылның иң озак, 62 ел бергә парлы гомер итүче үрнәк гаиләсе Рашат абый белән Дания апа чакырылган иде. Бу күркәм гаиләләрне котлап район ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

– Бәйрәм киче гаиләләр өчен оештырылган конкурслар белән бик күңелле дәвам итте. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты! Рәхмәт аларны котларга килгән Казан артистларына! Зур рәхмәт әлеге чараны оештырырга өлеше кергән һәркемгә, – ди клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Бу урында авыл дип җан атып йөрүче Гүзәлиянең тынгысыз хезмәте турында аерым әйтү кирәктер. Бәйрәмнәрне истә калырлык, үзенчәлекле итеп үткәрүе мактауга лаек.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*