Чапшар авылында мәчет лагерена йөрүче балаларга бәйрәм оештырганнар. Лагерьга 50гә якын бала йөргән.
Лагерьда балалар рәхәтләнеп уйнап, корьән аятьләре, догалар укып, азан әйткән. Аларны тәрбияләүдә имам Мулланур абый, Наил абый, Гөлфия апа, Зөһрә апа, Әнисә апа, балаларны тәмле ризыклар белән сыйлап торган Раилә апа Маннанова белән Рузилә апа Ризванова, Халидә апа Гимадиева зур көч куйган.
«Мәчет лагерена йөрүче балалар өчен бик күңелле бәйрәм уздырдык, чараны оештыруда көче кергән һәркемгә зур рәхмәт!», дип хәбәр итә Чапшар авылыннан Гүзәлия Вәлиева.
Чыганак: baltaci.ru