Чардаклы районы мәгариф һәм мәдәният учакларында патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган атналык узды.
Чардаклы районы “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының “Ишетелгән һәм ишетелмәгән яңалыклар” дип аталган чарасы өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең быелгы эш планына кертелгән иде. Шуңа күрә әлеге чараны югары дәрәҗәдә үткәрүне күздә тотып, район мәгариф бүлеге, җирле татар автономиясе һәм “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, мәктәп директорлары бергә җыелып фикер алыштылар. Бу киңәшмә өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Ирина Тимофеева җитәкчелегендә узды. Уртага салып сөйләшүнең нәтиҗәсе озак көттермәде – Муса Җәлил истәлегенә багышланган чараларны үткәрү графигы 10 февральгә тулысынча әзер иде.
11 февральдә Чардаклы эшчеләр бистәсе 2 нче урта мәктәбенең 5 һәм 7 классларында “Батырлык дәресләре” үткәрелде. Мәктәп директоры Мансур Садыйков бу чараларны оештыруны үзенең шәхси контролендә тотты. 5 классларда дәресне – рус теле укытучысы Ирина Карпова, ә 7 классларда мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе, рус теле укытучысы уздырды. Классларда төрле милләт балалары укуын һәм Муса Җәлилне бөтен ил халкы яхшы белүен, “Моабит дәфтәрләре”нең 60 телгә тәрҗемә ителгән булуын исәпкә алып, аның турында тагын да күбрәк белсеннәр өчен дәресләрне рус телендә үткәрүне кулай күрделәр һәм бу бик уңышлы булды. Дәрес ахырында “Ак калфак” оешмасы җитәкчесенең викторина сорауларына җаваплар яңгырады. Дөрес җавап бирүчеләр – Матвеев, Борисов, Мухетдинов, Басыйрова, Әхмәтҗанова, Гайфуллова, Маслова һәм Алиевлар кечкенә генә бүләкләр алды. Рәхмәт сезгә, балалар!
14 февральдә эстафета Чардаклының 1 нче урта мәктәбенә күчте. Биредә “Батырлык дәресе” мәктәп китапханәсендә үтте. Кунакларны, чарада катнашучыларны мәктәп директоры Галина Родионова сәламләде. Аннары матур татар киемнәре кигән балалар – 9 “А” классы укучысы Сергей Мокеев белән 9 “В” классы укучысы Лилия Таҗетдинова чараны матур итеп дәвам иттеләр. Чара барышында балалар Муса Җәлил иҗаты белән таныштырдылар һәм утызга якын шигырен яттан сөйләделәр. Очрашуда 4 һәм 6 класс укучылары, аларның әниләре катнашты. Шигырьләр Җәлил сүзләренә язылган көйләр яңгырашында укылды. Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Алимованың укучысы Лилия Хәйретдинова “Кызыл ромашка” шигырен сәнгатьле итеп укыды. Шунысы куандыра, чарада катнашкан һәр бала шигырьләрне яттан сөйләде. Чегән малае Алексей Панченко “Чәчәкләр” шигырен бик оста яңгыратты. Шушы чараны оештыруда үз көчләрен кызганмаган 4 класс җитәкчесе Светлана Святовага, укытучы, китапханәче Нурия Рудинскаяга, Җәлилнең тормышын оста итеп чагылдырган матур, эчтәлекле күргәзмәне әзерләүгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәм.
Ә 18 февральдә район мәдәният йортының бию залында китапханәләр системасы җитәкчесе Венера Залялетдинова тырышлыгы белән оештырылган чара узды. Бу – китапханә, мәдәният хезмәткәрләренең һәм милли оешмалар җитәкчеләренең бергәләп эшләү формасы. Һәр чараның үзенчәлеге бар: монда китаплар күргәзмәсе, гуманитар ярдәм җыю, аш-су, кул эшләре күргәзмәсе, видеофильм күрсәтү, истәлекләр, яңалыклар белән уртаклашу, балалар чыгышы, үзешчән артистлар концерты бергә үрелеп барды. Мондый чаралар тагын әле Үрән урта мәктәбендә, Колмаер урта мәктәбе музеенда уздырылды. Яшь буынны патриот-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар.
19 февральдә Яңа Кызылсуда Гөлшат Шакирова һәм Альбина Фәхертдинова әзерләгән сценарий буенча үткәрелгән зур чара барыбызны да сокландырды. Чара үтәсе зал матур, зәвыклы итеп бизәлгән иде. Бу очрашудан беркем дә читтә калмады – һәрбер тамашачы, ничә яшьтә булуына карамастан, Җәлил шигырьләрен яттан сөйләп, безне таң калдырды. Муса Җәлил турында истәлекләр, аның иҗатын өйрәнүчеләрнең китаплары – күргәзмәдә шул кадәр бай мирас урын алган! Каян алып бетердегез соң бу китапларны, диюемә, төрле җирдән, кешеләрдән, танышлардан җыйдык, диделәр. Шулай ук бай эчтәлекле стендлар һәркемнең игътибарын җәлеп итте – Җәлил иҗаты, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, Әфган сугышы егетләре, бүгенге көн сугышчылары, социаль яклау хезмәте вәкилләре дигән темалар яктыртылган анда. Дөресен әйткәндә, Яңа Кызылсуда көн кадагына туры китереп эшли беләләр.
Әминә Харисова белән Альбина Фәхертдинова чараны бик оста итеп алып барды. Җәлилнең “Ана бәйрәме”н сәхнәләштереп, бөтен залны күз яшьләренә күмделәр. Шундый оста сайланган музыкаль бизәлешләрне аерым әйтеп узарга кирәк. Илнар Шакировка, укытучыларга, китапханә хезмәткәрләренә, социаль хезмәт күрсәтүчеләргә рәхмәт. Хәзер инде чарабызның иң матур өлешенә җиттек, диде алып баручылар. Безнең кунакларабыз – сугыш чоры балалары, өлкән апаларыбыз да Муса Җәлил шигырьләрен ятлап килгән, дигәч, тәмам шаккаттык – 83-85, 70-78 яшендәге апалар шигырьләрне укыгач, шау-гөр китереп кул чаптылар. Ә “Золотой теленок” ширкате хуҗасы Әнәс Гареев: “Без менә шулай, бергә эшлибез, бергә утырып сөйләшәбез, төрле чараларда катнашабыз, бик тату яшибез”,- диде.
Ә без Җәлил атналыгын оештыруга үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Исәнлек-саулык телибез, дөньялар, ил-көннәребез тыныч, имин булсын. Районыбызда Муса Җәлил атналыгы бик уңышлы үтте!
Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,
Чардаклы районы “Ак калфак” оешмасы рәисе.
Чыганак: emet73.ru