Чардаклы – район үзәге булып саналган бистә, биредә 12 мең кеше яши, шуларның 22 проценты татарлар, күбесе Татарстан һәм Чувашстаннан килеп урнашкан. Ана теленең хәле начар, ике мәктәпнең берсендә дә татар теле бернинди рәвештә дә укытылмый, халыкны инкыйраз тулысынча йотып бара.
Чардаклыга килеп яши башлаганыма ун ел үтте, шул вакыт эчендә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасына, мәшһүр татар хатын-кызларына, авылдашым Гаяз Исхакыйга багышлап берничә чара, әдәби кичәләр үткәрдек. Алар бөтенесе дә ана телендә үтте. Моңа кадәр Чардаклыда мондый әдәби чаралар беркайчан да уздырылмаган. Сүз уңаеннан, Чардаклыда татар чараларына халыкны җыю авыр гына түгел, хәтта мөмкин түгел, махсус шалтыратып чакырсаң да килмиләр бит.
Апрель – ул татарлар өчен Тукай ае. Гаиләдә Җәмил Әхмәтсафа улы белән киңәшеп, Тукайның 138 еллыгына багышланган бәйрәмне мәдрәсәдә ислам динен өйрәнүче балалар белән үткәрергә булдык. Балаларны татар тормышы белән таныштыру өчен ике күргәзмә әзерләдек: берсе – татарның рухи тормышына, икенчесе Тукай иҗатына багышланган иде. Чарада ун бала катнашты, без шуңа да риза, сабыйларның шактые катнаш никахтан, ана телендә аңлаучылар, бераз булса да сөйләшүчеләр бар. Мәдрәсәдә ана теле дәресләрен алып баручы укытучы Әлфия Алимованың оныгы һәм Тимур Фаренбург Тукайны яхшы беләләр.
Кичәнең барышын бик гади итеп билгеләдек: башта балалар аңларлык итеп Тукай турында белешмә биреп уздык. Мин үз гомеремдә егермеләп Тукай кичәсен әзерләп үткәрдем. Әлегә кадәр Тукай турында бары тик ана телендә генә сөйләп килдем. Чардаклыда беренче тапкыр балалар хакына русча сөйләргә мәҗбүр булдым. Әйтергә кирәк, бу җаныма бик нык тиде. Тукай ул турыдан-туры ана теле белән бәйле әдип бит. Чардаклының аксакаллар оешмасы рәисе Җәмил Хәкимов, районның татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мөбинов, дин дәресләре укытучысы Ирфан Зиннуров балаларга татар теленең дөньяда, тормышта тоткан урыны, кулланышы турында аңлаттылар. Кичәдә катнашкан һәр баланы диярлек җайлап кына Тукай шигырьләрен булдыра алганча рус телендә укытып, зурлар белән бергәләп шигырьгә нинди мәгънә салынганын ачыкладык. Бу китапларны гомер буе саклагыз, Тукай кичәсен истә калдырыгыз, дип бүләккә “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналларын тапшырдык. Аларны безгә Чардаклы балаларына тапшыру өчен Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә узган Тукай кичәсендә шул журналларның хезмәткәрләре бүләк иткән иде.
Кичәдә татар теле укытучысы Әлфия Алимова “Су анасы” шигыреннән өзекне ана теленең бөтен матурлыгын чагылдырып укыды. Ә Үрән авылы китапханәчесе Эльвира Кәримова бу балаларны, Чардаклының өмете, дип атады. Бу фикерне дәвам итеп, күптән инде безнең күзгә чалынган Тимур Фаренбург турында матур фикер әйтеп узасым килә. Ул балалар арасында иң зурысы, үзенең активлыгы, фикерләү дәрәҗәсе белән аерылып тора. Татар мохите белән кызыксына, киләчәктә тормышын татар дөньясы белән бәйләргә җыена. Ул Тукай кичәсенә рус телендә чыгыш әзерләп килгән иде. Аны телефон аша иптәшләренә дә тарата икән. Районның үзәк китапханәсе җитәкчесе Венера Залалетдинова, хәзер интернет заманы, Казан татарлар өчен бик күп милли сайтлар ачты, алар уңышлы гына эшләп килә, чит ил татарларыннан үрнәк алып, безгә дә интернетны киң мәйданда кулланырга кирәк, дип Тимурга бу юнәлештә үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Венера ханым шулай ук Чардаклы китапханәсенә Казаннан алып кайткан татар китаплары турында мәгълүмат биреп узды. Чардаклыда 4-5 ел эшләп килүче “Ак чәчәкләр” вокаль ансамбленең барлыкка килүе дә турыдан-туры Тукай исеме белән бәйле бит. Без бу турыда “Өмет” газетасында язып чыккан идек инде. Ансамбльнең солисткасы Фәрганә Басыйрова Тукайга багышлап язган шигырен укыды. Кичәбезнең рәсми өлешен традицион “Туган тел” җыры белән тәмамлап, истәлеккә фоторәсемгә төштек.
Без Тукай турында сөйләгән арада, мәдрәсәнең хуҗабикәсе Солтания Якупова мул итеп чәй өстәле әзерләп куйган иде, шуңа күрә чарабызны чәй табыны артында дәвам иттек. Балаларга, әлбәттә, чәй өстәле артында сыйланып утыру аеруча ошады. Алар кичәдә яңгыраган материаллардан чыгып әзерләнгән сорауларның күбесенә дөрес җаваплар бирделәр. Чара безгә ошады, әгәр оештырсагыз, тагын киләбез, диделәр.
Бу Чардаклыда беренче тапкыр узган Тукай кичәсе булганга, анда катнашкан олы яшьтәгеләрнең барысының да исемнәрен язып үтәбез: дин сабаклары бирүче мөгаллимә Сания Насыйбуллина, Чардаклы район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлшат Науметова белән медсестрам Айгөлнең әбисе Нургизә Солтановага чын күңелдән рәхмәт. Бу гаиләгә олы хөрмәт белән караганга, Нургизә апаны аерым чакырган идем.
Тукай кичәләрен һәр елны уздыруны киләчәктә традициягә кертергә кирәк. Чардаклы татарларының бер өлешен булса да милли мохитебездә саклап каласы килә. Беркем дә җирдә мәңгелек түгел, бу балаларга барыбыз өчен дә – сиңа, миңа һәм башкалар өчен догачылар итеп карыйм. Әлеге мәдәни мәҗлесне оештыру өчен күп көч куелды. Балалар – догачылар хакына куелган көч, вакыт әрәм дә, жәл дә түгел.
Укытучы Ирфан Җиһанша улы кичә һәм бигрәк тә татарның рухи тормышына багышланган күргәзмә өчен аерым рәхмәтен әйтте. Күбрәк халык җыеп кабатларга, аңлатырга кирәк, балалар милли тарихыбызны бөтенләй белми бит, дип борчылуын да белдерде. Мәчетне һәм мәдрәсәне карап, барлап торучы имам-хатыйб Шәрифулла хәзрәт Хисамовка да рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә бу урынны Чардаклы татарларының рухи һәм мәдәни үзәге итеп күзаллыйм. Мәчет тирәсендә бер бина төзеп куеп, Чардаклы татарлары музеен булдырасы иде. Чөнки олы яшьтәгеләр мәңгелеккә китә, музейда экспонат булырлык әйберләр юкка чыгып бара. Чардаклы татарларының алдынгы – теленнән, дененнән, диненнән ваз кичмәгән өлеше, бу турыда уйлап карасагыз иде.
Наилә Потеева-Фатыйхова-Яуширмәле,
Чардаклы бистәсе
Чыганак: emet73.ru