tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чардаклыдан – СВО зонасына
Чардаклыдан – СВО зонасына

Чардаклыдан – СВО зонасына

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив рәвештә ярдәм итә.

Район үзәгенең “Ак калфак” оешмасы активистлары мәдрәсәдә җыелып, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче солдатларга җибәрү өчен татар халкының затлы вә татлы ризыгын – чәкчәк пешергәннәр.

“Бөтен күңел җылыбызны биреп пешергән тәмле чәкчәгебез батыр, курку белмәс ир-егетләребезгә көч һәм дәрт өстәсен. Аларның явыз дошманны – неонацистларны тар-мар итеп, җиңеп, исән-сау туган якларына, үз гаиләләре һәм балалары янына әйләнеп кайтуларын телибез”,- ди Чардаклының “Ак калфак” җитәкчесе Венера Залалтдинова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*