tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чечен Республикасында Сабантуй татар милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды
Чечен Республикасында Сабантуй татар милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Чечен Республикасында Сабантуй татар милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасында. Биредә Сабантуй татар милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Чечен Республикасы Башлыгы ярдәмчесе, Милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәд Дудаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Ногманов, милли бәйрәмне оештыру өчен җаваплы булган җирле министрлыклар һәм Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты.

Әхмәд Дудаев Татарстаннан килгән кунакларны сәламләп, Сабантуйны бергәләп югары дәрәҗәдә үткәрәчәкләренә ышануын белдерде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде, узган сәфәрдә Шелково районында, татар мәчетендә булуларын, татарлар белән очрашуларын, очрашу вакытында төбәктәге татарларның милли гореф-гадәтләрен торгызу теләге тууын әйтте. Сабантуй татар халкының төп милли мәйрәме булуына басым ясап, аның тарихы, эчтәлеге һәм бүгенге көндә үткәрелү географиясе турында сөйләде. Кичә мәйданчыкларны каравын, Чечен Хөкүмәте вәкилләренең тәкъдимен кабул итеп, быелгы Сабантуйны Грозныйда үткәреп, киләсе елдан татарлар күпләп яшәгән Шелково районында уздырырга тәкъдим итүен әйтте. Әлегә җитәкчелек Сабантуйны Грозный Үзәк мәйданында 2 июль көнне уздырырга планлаштыра.

Әхмәд Дудаев исә 3 нче июльдә Чечен халкының бәйрәме – “Беноевская весна” узачагын хәбәр итте. Бу проектның төп максаты – Чечен халкының мәдәни мирасын саклау, үсеп килүче буыннарга милли рухи кыйммәтләрне сеңдерү. Биредә Республика халкы гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән туристлар катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*