Зәй район мәдәният йортында җирле “Ак калфак” оешмасы татар халкының милли ризыгы чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс үткәрде.
Аны Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Рәфинә Мостафина күрсәтте. Татар халкының милли ризыгы серләре белән уртаклашырга теләүчеләрне мәдәният йортында һәр айның өченче атнасында көтәләр.
Энҗе Әхмәтҗанова, Зәй