Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашуын Мамадыш районының Урта Кирмән мәктәбе укучылары буш кул белән генә көтми. Алар чемодан эчендә сугышка өлешен керткән авылдашларының тарихын барлый. Мәктәптә “Чемодандагы музей” проекты булдырганнар.
Урта Кирмән урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе Ринат Хәйруллин әйтүенчә, түгәрәккә йөрүче балалар әлеге проект буенча экскурсияләр оештыра. Музей белән күбрәк кешене таныштыру өчен узган ел уйлап табылган булган ул. Коронавируска бәйле вазгыятьта укучылар аны өйләрендә дә ясый. Туган төбәккә мәхәббәт уяту, ватанпәрвәрлек хисен арттыруны күздә тота.
Әнә 5 нче сыйныф укучысы Гадел Миңнекаев “Үткән сугыш батырлары” дип аталган проектын мәрхүм авылдашы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, сугышта отделение командиры булган, яу кырларыннан исән-сау кайтып, балалар укыткан мәрхүм Хуҗи Шәяхмәтовка багышланган.
– Проектыбызда катнашучы чемоданыбыз бик борынгы. Турыдан– туры минем героема бәйләнеше булмаса да, XX гасырның 50 нче елларына кадәр тактадан һәм фанерадан эшләнгән юл чемоданнары юлчының аерылмас атрибуты булган, – дип сөйли Гадел. – Менә бу компас Хуҗи абыйның үзе һаләк иткән немецтан алган компасы. Ул бер үк вакытта көзге һәм линейка ролен үтәгән. Отделение командиры буларак, героем үзе белән шушы кабурага салып пистолет йөрткән. Сугыш чорының законнары катгый. Пистолеттагы соңгы пуляны калдырырга, әсирлеккә төшү куркынычы янаганда, офицер үзен атарга тиеш булган. Һәрбер солдатның үзе белән алюминий кашыгы, кружкасы, котелогы йөргән. Совет офицерлары эш кәгазьләрен, карта-документларын махсус сумка планшетларда йөрткәннәр. Кыр шартларында ул командирга документлар өчен сейф та, язу өстәле дә булып хезмәт иткән. Беренче куркыныч килеп туганда, андагы документлар юк ителергә тиеш булган. Безнең чемодандагы музейда да Хуҗи абыйның ике секцияле, карандашлар өчен өстәмә урыны булган офицер планшетына да урын бар.
Совет солдатлары карандаш белән язган. Сугыш елларында Кызыл Армиягә ай саен 70 миллион хат китергәннәр. Хатлар конвертсыз, өчпочмак формасында. Солдат хатларында туган җиргә, туганнарга мәхәббәт чагыла. Алар югалыр, ташланыр дип, күз алдына да китерәсе килми. Хатларны киләчәк буыннарга җиткерү өчен барын да эшләргә кирәк. Өчпочмаклы хат килү– шатлык, димәк солдат исән. Минем кулында Хуҗи абыйдан килгән шундый хатларның берсе.
Сәрия Мифтахова