tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чепья китапханәсендә бик күркәм чара узган
Чепья китапханәсендә бик күркәм чара узган

Чепья китапханәсендә бик күркәм чара узган

Чал тарихы ерак еллар төпкеленә барып тоташкан баш киеме — яулыклар иленә гүзәл ханымнар, әбиләр белән «Яулык — хатын кызның зәвыгы» исеме астында сәяхәт кылынды, дип хәбәр итә Чепья авылы китапханәчесе Зәлия Зиатдинова.

Сөенечкә, яулык-шәл ише күркәм, кабатланмас баш киемнәре модадан чыкмый. Аларны зәвык белән бәйли-ябына белүчеләр һәрвакыт ыспай-пөхтә, нәфис-нәзакәтле, ипле-тыйнак булып күренә.

Чепья авылы китапханәсендә узган чара вакытында яулыкларның тарихны чагылдыруын, чорлар үтү белән аларның төрләнүе, яңадан-яңа үрнәкләр барлыкка килүе, заманча сулыш алуы хакында сөйләнде. Шулай әлеге яулыклар сәяхәтенә Бөрбаш Сәрдегәненнән Зилия ханым да чакырылды. Ул үзенең матур итеп яулык бәйләу серләре белән бүлеште.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*