tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чибәр татар кызлары
Чибәр татар кызлары

Чибәр татар кызлары

Татарстан башкаласы Казанда “Татар кызы-2024” Бөтендөнья конкурсының ярымфинал этабы тәмамланды. Анда Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән 31 сылу кыз катнашты.

Конкурсның ярымфинал этабында үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтүче туташлар арасында Ульяновск дәүләт педагогия университеты вәкилләре – физика-математика һәм технологик белем бирү факультеты студенты Илизә Шарипова белән быел әлеге вузның чит телләр факультетын тәмамлаган Яния Чижкова да бар иде.

Кызлар үзләренең чибәр булуларын һәм талантларын тәкъдим итү белән генә чикләнмичә, өй эшләрен башкару һәм татар халкының милли мәдәниятен, сәнгатен белү осталыкларын да күрсәттеләр. Кулинария – аш-су әзерләү этабында алар бөтен тырышлыкларын куеп токмач кистеләр. Аннары чулпы ясау буенча мастер-класс көтә иде. Конкурста үзләрен сынап караучылар шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очраштылар. Бәйгенең иҗади этабы “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узды. Якташларыбыз финалга узмасалар да, ярымфиналда аларның чыгышы искиткеч матур һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

Туташларны “Татар кызы-2024” конкурсында уңышлы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз. Ә Яния Чижкованы шулай ук Казан федераль университетының “Телевидение” белем бирү программасына керүе уңаеннан тәбрик итәбез.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*