tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чибәрләр, уңганнар – милләт йөзе
Чибәрләр, уңганнар – милләт йөзе

Чибәрләр, уңганнар – милләт йөзе

Район Сабантуеның тагын бер күркәм мизгеле — ул «Сабантуй гүзәле-2025» не ачыклау. Быел бу исемгә – Алевтина Кузьмина лаек булды.

Быел әлеге бәйгенең финалы 5 июнь көнне “Энергетик” Мәдәният сараенда үтте. Бәйгенең йомгаклау өлешендә ун районыбыз гүзәле милли бәйрәм чибәре титулы өчен көрәште. Алар – Резеда Мозафарова, Рамилә Асадова, Лилия Малинова,   Алсу Хәйруллина,  Анжелика Антонова, Лиана Габделхакова, Лиана   Ягәфәрова, Гөлия Абзалова, Алевтина Кузьмина, Марина  Солдаевалар.

Ә  “Сабантуй гүзәле – 2025” не халыкка игълан итү нәкъ бәйрәм кызган вакытта булды. Ул  – Иске Зәй кызы Алевтина Кузьмина.
Моннан тыш, тагын ике кызга икенче һәм өченче урыннар бирелде. Алар –  Марина Солдаева һәм Резеда Мозафарова. Кызлар 30 һәм 40 мең сумлык сертификатларга ия булды. Ә төп гүзәлгә 60 мең сумлык диңгезгә юллама әзерләнгән иде. Аны сылу кызга район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды. Калган кызлар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*