26 май көнне Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы, «Татар кызы» һәм «Татар егете» катнашучылары ярдәме белән, “Исмәгыйль мәчете”нә йөрүчеләр өчен ифтар уздырды. Мул өстәлләр янына барлыгы 250-300 ләп кунак җыелган. Җирле мәхәллә ифтар уздыруга бик оешкан төстә һәм җаваплы әзерләнгән.
Ифтардан соң мөселманнар бәйрәм рухы белән таралышкан, аннары биредә янә тәравих-намазына җыелган.